Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Афәрин!

Түбән Кама янгын сүндерүчеләре республика конкурсында яхшы нәтиҗә күрсәтте

Чара Чистайда узды.

Түбән Каманың 90 нчы янгын-коткару частенең газ-төтеннән саклау хезмәте звеносы һөнәри осталык ярышларында җиңүче булды. Чара Чистайда узды.

Анда Татарстаннан барлыгы 16 команда катнашты. Конкурс теоретик һәм практик этапларны үз эченә ала.

Түбән Кама янгынчылары отряды махсус кием кию, киртәләрне җиңү, төтенле бинада ориентлашу һәм башка бик күп авыр сынауларда иң яхшы вакыт күрсәтте.

«Безнең әзерлек көн саен план буенча бара. Бу минем юбилеема зур бүләк булды», — дип билгеләп үтте 90 нчы ПСЧ башлыгы урынбасары Рөстәм Гыймазов.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев