Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Афәрин!

Түбән Кама гаиләсе «Мин бәхетле гаиләм белән» проектында җиңү яулады

Гаилә «Түбән Кама шәһәренең иң иҗади гаиләсе» номинациясендә алдынгы булды.

Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры артистлары Нурсанә һәм Алмаз Хөсәеновлар гаиләсе «Мин бәхетле гаиләм белән» проектында актив катнашып, «Түбән Кама шәһәренең иң иҗади гаиләсе» номинациясендә җиңү яулады, дип хәбәр ителә театрның рәсми төркемендә. 

«Милләтебез алдындагы олы хезмәтләрегезне искә алып, татар халкының телен, мәдәниятен үстерүдә, гореф-гадәтләрен саклап калуда башкарган зур эшләрегез өчен Бөтендөнья татар конгрессы Сезгә зур рәхмәтен белдерә һәм киләчәктә дә уңышларга ирешерсез дип ышана», — диелгән Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары — Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров имзалаган Рәхмәт хатында.

Фотолар Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры төркеменнән алынды

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев