Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Афәрин!

Түбән Кама гаиләсе юл хәрәкәте иминлеге буенча үткәрелгән бәйгедә югары нәтиҗә күрсәтте

Ярышларда Түбән Кама данын Новиковлар гаиләсе яклады.

Түбән Камадан Новиковлар гаиләсе юл хәрәкәте иминлеге буенча үткәрелгән бәйгедә югары нәтиҗә күрсәтте.

Казанда юл хәрәкәте иминлеге буенча «Буыннар старты» («Старты поколений») беренче республика конкурсының финалы узды. Анда бөтен республикадан 12 иң яхшы гаилә командасы катнашты. Ярышларда Түбән Кама данын Новиковлар гаиләсе яклады, Алар команда һәм шәхси ярышларда югары нәтиҗәләр күрсәтте. 

Конкурс программасы «Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүчеләр», «Беренче ярдәм күрсәтү», «Фигуралы йөртү», «Тормыш иминлеге нигезләре» һәм «Янгын куркынычсызлыгы» темаларын үз эченә алган биш сынауны үз эченә берләштергән. Һәр команда әзерләгән иҗади видеоролик өстәмә бәяләнгән. Составына «Танеко» АҖ операторы Константин, «ТЭМП» ҖЧҖ Уку үзәге җитәкчесе Анастасия, Пушкин исемендәге 3 нче лицей укучысы Елена һәм әбисе Алевтина кергән Новиковлар гаиләсе барлык биремнәрне дә уңышлы башкарып чыккан. Шәхси зачетта Анастасия Новикова — 4 нче, ә Алевтина Кирилова 5 нче урынны алган.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев