Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Афәрин!

Түбән Кама фермеры Татарстанның иң яхшы КФХ башлыгы булды

Түбән Кама фермеры Мурат Абзалов «Татарстан Республикасында иң яхшы КФХ башлыгы» номинациясендә җиңүче булды.

Түбән Кама делегациясе Әгерҗе районында Татарстанда авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсендә катнашты.

Түбән Кама муниципаль районы башлыгы ярдәмчесе Альфред Нигъмәтҗанов сөйләвенчә, чара кысаларында түбәнкамалылар авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә булган.

«Шулай ук удмурт халкының гореф-гадәтләре һәм традицияләре белән таныштык. Пленар утырышта, шулай ук түгәрәк өстәлләр вакытында авыл эшкуарлыгын үстерү, продукцияне сату һәм авылда кооперация, территорияләрне комплекслы үстерү темалары буенча фикер алыштык», — дип аңлатты ул.

Семинар ел саен үткәрелә торган республика авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермерлар конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү белән тәмамланды.

Түбән Кама фермеры Мурат Абзалов «Татарстан Республикасында иң яхшы КФХ башлыгы» номинациясендә җиңүче булды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев