Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Афәрин!

Түбән Кама дуэты республика һөнәри конкурсында җиңүче булды

Бәйгегә 38 катнашучыдан гариза алынган булан.

Казан педагогика көллиятендә «Остаз — СПО белгече» Республика дуэтлар конкурсының финалы үтте. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конкурста ун елдан артык эш тәҗрибәсе булган педагог-остаз һәм эш тәҗрибәсе биш елдан артмаган яшь педагог дуэтлары катнашты.

Конкурс ике этапта узды. Бәйгегә 38 катнашучыдан гариза алынган, шулардан иң яхшы 10 дуэт икенче этапка узды. Ярышта Әлмәт, Арча, Казан, Лениногорск, Чаллы, Түбән Кама һәм Чистай колледжлары тәкъдим ителде.

Бәйге нәтиҗәләре буенча беренче урынны «Түбән Кама педагогия көллияте» ннән Айгөл Агъләмова һәм Ольга Осерская дуэты алды.

Фото: ТР Мәгариф министрлыгының матбугат хезмәте

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев