Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Афәрин!

«Әдәби марафон»да катнашкан түбәнкамалыларны бүләкләделәр

10 декабрьдә Казан шәһәрендә «Әдәби марафон» проекты җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.

Бу чара Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының концертлар залында оештырылды. Аның утыз өченче тапкыр үткәрелүе инде. 

Марафон соңгы елларда киң җәмәгатьчелек тарафыннан зур танылу алды, һәм бу елгы тантананы якынча 1000 кеше карады. 

Быелгы проектка зур ярдәм күрсәтүчеләрнең берсе — Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама драма театрының талантлы артисты Нурсанә Хөсәенова. Ул татар телен һәм әдәбиятын саклауга һәм үстерүгә үзеннән зур өлеш кертә. Нурсанә ханым, әдәби әйдаман буларак, әлеге проектта үзенең тәҗрибәсе һәм җитәкчелеге белән катнашучыларга юнәлеш бирә. 

Чара барышында Нурсанә Хөсәеновага Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгыннан, Татарстан Язучылар берлегенең рәисе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Раил Зәйдулладан, шулай ук «Татнет»ны үстерү фондының башкаручы директоры Раил Гатауллиннан Татар мәдәниятен һәм әдәбиятын үстерүгә зур өлеш керткәне өчен махсус Рәхмәт хатлары һәм акчалата бүләк тапшырылды. 

Түбән Кама марафончыларының зур уңышы 
Безнең Түбән Кама марафончылары (30 кеше) әлеге бәйрәмдә катнашып, шатлык һәм канәгатьлек хисләре белән кайттылар. «Чараның оештырылышы өчен без, иң беренче чиратта, Раил Гатауллинга чиксез рәхмәтлебез. Ул һәр минутын уйлап, оештыру эшләрен башлап, үзе өйрәткән әйдаманнарын тагын да үстереп, катнашучыларга максатларына ирешү өчен зур мөмкинлекләр тудырды. Аның телебезне саклау, әдәбиятыбызны үстерү һәм язучыларыбызны хөрмәтләү өлкәсендә алып барган эшчәнлеге мактауга лаек. Тагын шунысын да әйтергә кирәк, мин марафонда актив катнашкан шәһәрдәшебез Рушания апа Габбасова белән муниципаль район башлыгы Радмир Беляевтан әлеге чарага марафончыларны алып барыр өчен зур автобус сорап хат язган идем, Алланың рәхмәте яусын бирде», — дип шатлыгы белән уртаклашты Н. Хөсәенова. 

Киләсе елның 1 гыйнварыннан «Әдәби марафон» ның яңа этабы старт алачак. Ул 21 көн дәвамын итәчәк. Әлеге проектның төп максаты — татар телен саклау һәм үстерү. Чарада катнашучылар укыган китаплары турында фикерләре белән уртаклашып, туган телебезне пропагандалауны дәвам итәчәкләр. 

«Марафонда катнашу катлаулы эш түгел, ә киресенчә, рәхәтләнеп, үзара бергә китаплар укып, мәдәни мирасны саклап калу мөмкинлеге бирә. Бу проектта һәркем үз өлешен кертеп, татар телен саклауга ярдәм итә ала», — дип белдерә марафончылар. 

Түбән Кама шәһәренең әдәби марафонында катнашучылар саны инде 89 кеше тәшкил итә икән. Киләчәктә бу сан тагын да артыр, дип өметләнәләр. Чөнки бары тик бергәләп, тату команда булып кына татар телен саклау һәм үстерү өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә мөмкин.

Фото шәхси архивтан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев