Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Афәрин!

Түбән Кама балалар хастаханәсе коллективына МХО катнашучыларына күрсәткән ярдәм өчен рәхмәт белдерделәр

Медицина учреждениесе хезмәткәрләре даими рәвештә ярдәм акцияләрендә катнаша.

Перинаталь үзәге булган Түбән Кама район балалар хастаханәсе коллективына ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерделәр. Хастаханәнең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, аларга «Гуманитарка Татарстан города Нижнекамска» төркеме администраторлары килгән.

Алар табибларга МХО сугышчыларына гуманитар ярдәм җыюда актив катнашканнары өчен рәхмәт белдерде. Әйтергә кирәк, медицина учреждениесе хезмәткәрләре даими рәвештә ярдәм акцияләрендә катнаша.

Җыелган акчага дарулар, гигиена чаралары, җылы кием һәм башка әйберләр сатып алына һәм таләп ителгән урыннарга җибәрелә.

Балалар хастаханәсе баш табибы Алексей Толстиковка төркем администраторлары коллективның уртак эшчәнлектә актив катнашуы өчен рәхмәт белдерде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев