Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Афәрин!

Түбән Кама «асылташ»ы

Казан шәһәренең 4 нче кызлар гимназиясендә «Асылташ» республика бәйгесе оештырдылар.

Ул 2019 елдан башлап үткәрелә, анда 14-18 яшьлек кызлар катнаша. Быел Түбән Камадагы 13 нче гимназиянең 11 нче сыйныф укучысы Алинә Солтанова әлеге бәйгедә шәһәребез данын яклап, икенче урынга лаек булды. 

— «Асылташ» бәйгесе — ул татар кызларын төрле яктан тикшерү бәйгесе, чөнки алар җыр, бию һәм сөйләм буенча гына түгел, шулай ук интеллектуаль, кул эшләре ягыннан да ярыша, — ди Алинә үзе. "Асылташ«ны оештыручылар үзләре дә, бу бәйге бию һәм җыр турындагы шоу түгел, диләр. 

Кызларга биш этап узарга туры килде. Беренче этапта аларның татар телен белү дәрәҗәсен һәм фикерләүләрен тикшерделәр. Башта алар үзләре турында сөйләделәр, аннары жюри әгъзалары сорауларына җавап бирделәр. Икенче этапта кызларга гаиләдә электән килгән матур гадәтләр һәм кул эше турында сөйләргә, видеоролик төшерергә кирәк иде. Алинә нәфис сүз һөнәрен сайлый. Әтисе шигырьләр яза, ә Алинә матур итеп сөйли. Боларны кыз бәйнә-бәйнә аңлаткан. 

Өченче этап — интеллектуаль: татар рәссамнары, язучылары, тел белгечләре турында сорадылар. Әлеге этап Алинәгә иң авыры булып тоелган, чөнки аның әзерләнергә вакыты чикле була. Алай да, сорауларның күбесенә уңышлы җавап биргән. Дүртенче этапта язучының, я шагыйрьнең бер афоризмы бирелде. Катнашучыларга аны аңлатырга, өстәвенә өч сорауга җавап бирергә кирәк иде. Бишенче һәм соңгы этап — кул эше, ягъни һәр катнашучы нинди дә булса милли әйбер ясарга тиеш була. Алинә Линиза исемле әбидән калфак чигәргә өйрәнеп, осталык дәресен видеога төшергән. Бәйгедә ул бу видеоязманы күрсәтә. 

— Әлеге бәйгедә катнашырга миңа 13 нче гимназиянең татар теле укытучылары Илһам Ишмөхәммәтов һәм Илсөя Фәттахова тәкъдим иттеләр. Әзерлек эше зурдан булды: Татарстан тарихын кабатлау, танылган шәхесләрне барлау, язучылар турында мәгълүмат эзләү... Дөрес, катнашканда борчылмадым, чөнки моңа кадәр сәхнәдә чыгыш ясаганым бар иде. Киресенчә, рәхәт булды, — дип искә алды Алинә.

Жюрига килгәндә, алар арасында танылган артистлар, «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе һ.б. булган. Әлеге бәйгедә Алинә икенче урынны алды. Кызның әйтүенчә, чыгышыннан ул канәгать, ә бу үзенә карата тәнкыйть белән караучы Алинә өчен — сирәк күренеш.

Диләрә Камалиева, 13 нче гимназия-интернатының 8 нче сыйныф укучысы
Фото tatar inform сайтыннан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев