Шигырь белән тулы галәме
Шигъри жанлы кешеләр күп ул дөньяда.
Ләкин күңел халәтеңне, эчке кичерешләреңне, шатлыксагышларыңны, югалту-табышларыңны ак кәгазь битләренә ачып сала алу сәләте бик азларга гына биреләдер. Тоба авылында туып-үскән шәһәрдәшебез, шагыйрә Рәсимә Харис кызы Нәбиуллина әнә шундыйлардан.
Туган җиренең табигате, боргаланып аккан Зәй елгасы, аның янәшәсендә генә күлле әрәмәлекләре, кузгалак, юага мул болыннары; Зәй итәгеннән генә башланып киткән чикләвеккә, мәтрүшкәләргә бай урманы; мәгърур тау, аның итәгендә һәр яз саен апак чәчәккә төренгән алма бакчасы... Туган төбәк! Туган табигать! Беренче тапкыр җиргә аяк басканнан алып, гомеребезнең соңгы көннәренә кадәр, ул безгә көч-таяныч бирә, онытылмас моң булып озатып йөри, шигырь юлларына күчә.
Рәсимә ханым да үзенең тормыш юлын, иҗатын гаҗәеп табигатьле Тоба авылында башлаган һәм күңеле белән һаман да туган ягына тугры булып калган шагыйрә.
Сагынып кайттым, авылым,
Җирсеп кайттым, Һәрбер күзәнәктән моң тама.
Бер әйләним авыл урамнарын,
Уянгандыр инде Җир-Ана, — дип яза ул «Авылыма кайттым» дигән шигырендә. Мондый шигырьләрендә аның туган ягын ярату тойгысы еш кына яшәү мәгънәсе, кешенең җирдәге урыны, Җир-Ана каршындагы изге бурычы хакында уйланулар белән үрелеп бара.
Ул гомере буе үзенең балачагы үткән туган ягын, әти-әнисен яратып, сагынып, олылап яши. Аның иҗатында туган як темасы, илаһи зат — әнкәйләр темасы белән үрелеп бара. Авыл, туган як темасы белән янәшә һәрвакыт әни тора.
Балам диеп, төн йокламый алар,
Бишек җырын безгә көйлиләр.
Бишек җыры аша тел өйрәткән,
Ул — әниләр, газиз әниләр!
Гади, аңлаешлы, йөрәккә якын, ягымлы сүзләр белән яза шагыйрә, җирдәге иң газиз, кадерле кешеләр, безне тудырган, күкрәк сөтен имезгән, йокыларын калдырып төннәр буе бишектә тирбәткән, беренче елмаюларны күреп куанган, туган телне өйрәткән, халык моңын күңелгә сеңдергән, уңышларыбыз өчен шатланган, ялгышлар өчен борчылган әниләр турында.
Рәсимә ханымның шигырьләрен укыганда шуңа игътибар итәсең, ул тормыш мизгелләрен, югалту-табышларга бәйле гомер юлында туган хыяломтылышларын һәм ачынусызлануларын үзенә генә хас ихласлык белән укучыга житкерә белә. Шагыйрәнең хисләре күп кешеләргә таныш, йөрәккә якын. Аның табынганы — гаделлек, тыйнаклык, тугрылык; инанганы — дуслык, мәхәббәт булганга күрәдер, шушы изге хисләр шигырьләрендә күпчелек урынны алып тора.
Зәңгәр күкне ялгыз иңләгәндә
Сыкраса да сынган канатым.
Каршы барып искән салкын җилгә,
Мин тормышны өзелеп яраттым.
Әлеге шигырьдә битараф күренеш-сурәтләр генә түгел, ә яшәү фәлсәфәсе. Шагыйрәнең тормышы күбрәк югалтулар, сагыну, сагышлар белән бәйле. Сөйгән ярын кире кайтарыр өчен, аның иңнәренә тик башын куяр өчен, йөрәк җылысын кабат тояр өчен Рәсимә ханымның лирик герое барлык михнәтләргә түзәргә, тиңсез могҗизалар ачарга, кулларын канат итеп, йолдыз булып атылырга әзер, тик бер генә хәбәр, бер генә сүз кирәк.
Синсез генә тагын язлар килер,
Синсез генә атар алсу таң.
Йолдыз булып уктай атылыр идем,
Әгәр әйтсәң, иркәм, «Килеп ал»...
Рәсимә ханымның шагыйрәләр иҗатына хас гомуми юнәлеше, мәхәббәт темасы — яшьлекнең үтүе, мәхәббәтнең иң зур кыйммәт, яшәү мәгънәсе булуына инануы.
Син минем аккошым, диясең,
Аккошлар йөзә ич күлләрдә.
Ничек бар шул килеш ярат син,
Яныңнан җибәрмә көзләрдә.
Хатын-кыз шагыйрәләребезне мин фикер иясе, хис чишмәсе, көрәш җырчысы буларак кабул итәм. Шигырьләреннән иман, дәрт, көрәш, җиңү рухы авазлары ишетәм. Аларның дөньяны кабул итүләре төрлечә булса да, максатлары, теләкләре бер. Рәсимә ханым да өмет тулы күзләрен киләчәккә төби.
Аның иҗатына темалар күптөрлелеге хас. Ул шигырьләрендә туган як гүзәллегенә мәдхия җырлый, бүгенге заманның фаҗигале һәм драматик күренешләрен тасвирлый, туган тел, милләт темасына да битараф калмый. Упкын кырыенда әнкәм теле, Илем, телем диеп, җан атам. Бар милләтләр җирдә тату яшик, Мин, кешеләр, сезне яратам!
Шагыйрә «телем» дип, әрнеп сызлана. Юк, ул шигырь мәйданнарында шаулап, чаң сугарга исәп тотмый, бары тик, сабырлык саклап, Бөек Болгар нәселеннән булган халкына дәшә. Кечкенәдән каләм тибрәткән, бар булмышы белән шигърияткә, иҗатка гашыйк Рәсимә ханым үзенең йөрәк җылысын, шигырь юллары аша, кешеләргә, табигатькә, йолдызларга ирештерә. Мондый йөрәк җылысы аның həр шигыреннән бөркелеп тора, җанны эретә.
Шигырьләрем — яшен кайтаргычы,
Шигырьләрдә — сагыш, мәхәббәт.
Елга кебек күңел ташыганда,
Шигырь язмау — үзе җинаять.
Шагыйрәнең шигырьләрен кат-кат укыйм, аларның һәркайсыннан диярлек энҗе бөртекләре сибелә. Энҗе бөртекләре дә ясалма түгел, чын, табигый! Ә табигый сүзләр йөрәккә үтеп керә ала. Әлбәттә, Рәсимә ханымның шигырьләрен берәм-берәм алып, мисаллар китереп, һәркайсы хакында бәйнә-бәйнә сөйләп булыр иде. Тик минем бурычым аларны берләштереп, уртак бер фикер әйтү. Ә алар, күрәсез, шагыйрә файдасына сөйли.
Рәсимә Харис кызы шигырьләр генә язып калмый, төрле бәйгеләрдә катнашып лаеклы урыннар яулый. Ул алты елдан артык шәһәребезнең бай тарихлы, даны еракларга таралган «Кама таңнары» әдәби берләшмәсен җитәкли һәм, әйтергә кирәк, бу эшне ул бик уңышлы алып бара. Аның башлангычы белән «Безнең алмаш», «Серле каләм», «Үткәннәр сагындыра», «Кама таңнарының сүнмәс яктысы» проектлары эшләп килә. Шәһәребездә оештырылган бер генә милли-мәдәни чара да «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе язучыларыннан башка үтми. Без — «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе каләм әһелләре, күпсанлы укучылары һәм шәхсән үземнең исемемнән: «Ак юл сиңа каләмдәшебез, садәлек, гадилек һәм ихласлык бөркелеп торган шигырьләрең, уңышларың белән кешеләрне сөендереп, бәхетле яшә!» — дибез.
РЕДАКЦИЯДӘН. Рәсимә Харис кызы шушы көннәрдә үзенең юбилеен билгеләп узды. Шул уңайдан Халыклар дуслыгы йортында аңа багышланган «Вакыт толымнарын сүтәсүтә...» дигән әдәби-музыкаль кичә дә оештырылды. Һәркемнең исендә калырлык булды ул. Рәсимә ханымны гомер бәйрәме белән котлап, аңа нык сәламәтлек, иҗатында зур уңышлар һәм, әлбәттә, киләчәктә дә «Туган як» белән хезмәттәшлекне дәвам итүен телибез.
Mapc Хафизов, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, ТРның атказанган табибы
Фото шәхси архивтан.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев