Рамил кебекләр мактауга лаек
Тормыш бер урында гына таптанмый: язны – җәй, җәйне көз алыштыра. Ә авыл кешеләре өчен һәр ел фасылында да эш туктап тормый. Бүгенге язма герое – «Союз-Агро»ның уңган комбайнчысы Рамил Мәрданшин да тырыш хезмәте белән авылда дан казанган кеше.
Авыл кешесенә җырдагыча, төрек диңгезе янында ял итеп яту (хәер, елга бер булса – анысы комачау итмәс иде дә) кызыклы түгел. Авыл баласына, үзенең басу-кырлары, бәрәңге бакчасы, ялан тәпи атлап йөргән чирәмле урамнары якын. Рамил Мулланур улы да бәхетне читтән түгел, туган авылында таба.
Язма герое тумышы белән Түбән Уратмадан. 2002 нче елны армия сафларына алына ул. Әле солдат хезмәтенең ике ел дәвам иткән вакытлары. Анда уңышлы гына хезмәт итеп, туган якларына әйләнеп кайта. Армия чыныгуы алган ир-егетне ул чакларда кайда да бик теләп эшкә кабул иткән булырлар иде. Тик Рамил каядыр читкә китү, бәхетен читтән эзләү турында уйлап та карамый, авылда яшәүне хуп күрә. Армиягә киткәнче үк «Родина» совхозында комбайнчы ярдәмчесе булып эшләгән була. Шулай да, үзен башка өлкәдә сынап карау максатыннан, төзелештә эшләп ала. Тик күңеле ятмый – иген исе, икмәк исе килеп торган басукырларга тартыла күңеле. Бу вакытта инде колхозлар үзгәртеп корылган, «Союз-Агро»ның «Прикамский» бүлегендә кыр корабы штурвалын кулына ала.
Рамил Мулланур улы – комбайнчы, тракторчы, шофер да. Язын җирне эшкәрткәч, автомобиль йөртә, көзен – комбайнчы, кыр эшләре тәмамлангач, янәдән басу-кырларны язгы чәчүгә әзерли, җир сөрә. Көнне төнгә ялгап эшләгән тырыш, эшчән егет быелгы язда «Кыр батыры» булып калды.
Аның турында хуҗалыкның баш агрономы Гариф Харис улы Әгъләмов бары тик мактап кына телгә ала: «Рамил – тырыш, тыңлаучан, әйткән сүзендә торучы егет. Бар техниканы яхшы белә. Үзенә кушылган эшне җиренә җиткереп башкара. Әгәр басуда Рамил эшли икән – безнең күңел тыныч. Чөнки ул булган җирдә һәрчак тәртип. Аның кебек егетләребез булганда авылыбыз да, хуҗалыгыбыз да яши, әлбәттә»
«Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз» дигәнне ишеткәнегез бардыр? Бу сүзләр нәкъ менә Рамилгә атап әйтелгәндер кебек. Бар төр техниканы биш бармагы кебек белү өстенә, ничә еллар көрәш белән шөгыльләнгән, сабантуйларда мәйдан тоткан кеше дә бит әле ул. Мәктәп директоры Исхак Мөхлисов та аның турында бары тик яхшы фикердә: «Рамилнең әти-әнисе – җир кешеләре. Ул үзе дә туган җиренә кендеге белән береккән, игелекле, тырыш егет. Мәктәптә укыганда төрле спорт түгәрәкләренә йөрде, көрәш белән ныгытып шөгыльләнде. Сез беләсезме икән, ул армия сафларында Чечняда, разведкада хезмәт иткән егет. Менә шунда инде аңа спорт белән дус булуы ярдәмгә килә».
Рамилнең әти-әнисе дә – авыл кешеләре. Җирне, җир эшен яратып башкарган, авылларын хөрмәт иткән кешеләр. Әтисе Мулланур абый лаеклы ялга чыкканчы, гомере буе шофер, механик булып эшләгән булса, әнисе Гөлсинә апа озак еллар сыер савучы, пешекче, балалар бакчасында хезмәт куйган. Гаиләдә өч бала. Рамил – иң өлкәне. Энесе Илнур шәһәребездәге 25 нче гимназиядә укыта, сеңлесе Чистайда даруханәдә фармацевт булып эшли.
Әле шушы язылганнарның барысына да өстәп, Рамилнең кайбер башкала дикторларын да көнләштерерлек итеп, әдәби телдә сөйләшә белүенә «афәрин» диясе килә. «Укытучыбыз Бибинур Хаҗипованың тырышлыгы инде» – дип елмая, үзенә бу хакта әйткәч.
Тырыш, уңган-булган ир-атның гаиләсе турында да язмыйча ярамас. Кыз баланы язмышы, ашыйсы ризыгы йөртә диләрме әле? Кукмара кызы Алия белән Уратма егете Рамилнең никахлары күкләрдә укылган булгандыр. Танышып, очрашып йөргәч, кавышып куялар. Менә ун ел бергә иңне-иңгә куеп, бер-берсен аңлап, хөрмәт итеп яшиләр, өч бала үстерәләр алар. Олы уллары Альмир – 3 нче, кызлары Ясминә 2 нче сыйныфта укый, төпчекләре Сәмир әлегә балалар бакчасына йөри. Әкренләп кенә әти-әнигә булышчылар үсеп килә.
Гаиләнең йорт-каралтысы да нык. Иллешәр баш тавык-чебеш асрыйлар, эре терлексез дә тормыйлар. Эшләгән кешенең ашы да була. Тырышлар – эш эзләр, ялкавы – сәбәп эзләр, дигәндәй, менә бит гаилә авылда да шәһәрдәгедән ким яшәми. «Шәһәрдә яшим» дигән исем йөртер өчен генә кайдадыр кемнеңдер кысан почмагында яшәп, көн күрми. Күкрәк тутырып, туган авылы һавасын сулап, җир җимертеп эшләп, авылга терәк булып яши кулыннан килгән кеше.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев