Туган як

Түбəн Кама шәһәре

18+
Афәрин!

НТР медиахолдингы журналисты Түбән Кама эзләү отряды турындагы видеосы белән халыкара медиапроектта җиңү яулаган

Түбән Кама НТР медиахолдингы журналисты Александр Комаров «Мгновение поиска» («Эзләү мизгеле») халыкара медиапроектында җиңү яулаган.

«Нефтехимик» эзләү отрядының катнашучысы «Это нужно живым» («Бу исәннәргә кирәк») номинациясендә беренче урынны алган.

Александр Комаров һәм оператор Рафаэль Ракиповның Түбән Кама эзләнүчеләре турындагы эшләнгән видеоязмасы Россия, Белоруссия һәм Казахстаннан меңнән артык гариза арасында иң яхшысы дип табылган.

Конкурс нәтиҗәләре буенча Татарстан эзтабарлары барлыгы дүрт призлы урын алган. Барысын да дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнәчәк.

«Мгновение поиска» («Эзләү мизгеле») медиапроекты эзләнү эшенә игътибарны җәлеп итүгә һәм һәлак булган солдатларның хәтерен мәңгеләштерү буенча эзләү отрядларының эшчәнлеген популярлаштыруга юнәлдерелгән.

«ВКонтакте»да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев