НТР — Бөтенроссия фестивале призёры
300 гә якын гариза җыйган «Елның махсус проекты» номинациясендә НТР икенче урынны яулады.
Түбән Каманың НТР медиахолдингы Сочида узган «Бөтен Россия» бөтенроссия журналистлар фестивале призеры булды. 300 гә якын гариза җыйган «Елның махсус проекты» номинациясендә НТР икенче урынны яулады.
Медиахолдинг җитәкчесе Алена Дёмина профессиональ бергәлеккә «Түбән Кама — без бергә!» телемарафоны проектын тәкъдим итте.
Исегезгә төшерәбез, август башында оештырылган ике телдәге дүрт сәгатьлек телемарафон Түбән Кама районы администрациясе ярдәме белән НТР 24 телеканалында узды. 50 дән артык кунак ике телевизион студиядә булды, шәһәрнең төрле локацияләреннән 10 га якын турыдан-туры тоташу трансляцияләнде. Марафон барышында квадроциклга 640 мең сумга якын акча җыелды, ул инде фронтка җибәрелде.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев