«Медиа Сабантуй»да НТР медиахолдингы командасы гомуми зачетта икенче урын алды
«Медиа Сабантуй» газета, радио, телевидение, социаль челтәрләрдә хезмәт итүче журналистларны берләштерүче иҗат һәм спорт, дуслык бәйрәме булып тора.
Саба районында журналистлар Сабантуе узды. Бу бәйрәм «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте тарафыннан өченче тапкыр уздырылуы. Безнең НТР медиахолдингы коллективы да бу «Медиа Сабантуй» да үз көчен сынап кайтты.
Искиткеч гүзәл табигатьле Саба районы катнашучыларны җыр-моңнар, мичтә пешкән кайнар коймак, чәй, тәм-томнар белән каршы алды. Санаулы минутларда үзәк мәйдан республиканың төрле районнарыннан килгән каләм әһелләре белән тулды. Анда барлыгы 650 гә якын кеше җыелды. Төрле елларда бергә укыган, журналистика өлкәсендә хезмәт куйган һәм инде хәзерге вакытта Татарстанның төрле районнарына таралган таныш-белешләрне күреп сөйләшү бәйрәмгә аерым ямь өстәде.
Матур гадәт буенча, Сабантуй бүләкләр җыю йоласыннан башланып китте. Бирнә җыючылар һәрбер филиал коллективы янына гармуннар уйнатып килде, һәр районга сәламләү сүзе бирелде. Журналистлар, үзләренә хас булганча, оригиналь һәм кызыклы итеп җыр-шигырьләр башкарды, биеде, җылы итеп бер-берсен бәйрәм белән тәбрикләде. Шуннан соң, барлык филиаллар мәйдан буйлап узды.
Озак та үтмәде халык уеннары, спорт ярышлары башланып китте. Гадәттә башка кешеләрнең бәйрәм итүен, көч сынашуын массакүләм мәгълүмат чараларында яктырткан журналист халкы үзләре җиң сызганып ярышларда катнашырга ашыкты. Бу көнне алар бәйрәмнең төп геройлары иде.
Бераздан төп сәхнәдә бәйрәмне рәсми ачу тантанасы башланды. «Татмедиа» Татарстан Республикасы Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков, Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов, «Татарстан — Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов җыелган кунакларны сәламләп, журналистларның җәмгыять тормышындагы зур ролен һәм әһәмиятен ассызыклап уздылар, күтәренке кәеф, бәйрәмнең матур узуын теләделәр.
Шушы урында ук алдынгыларга тантаналы рәвештә бүләкләр тапшырдылар. «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең «Түбән Кама-информа» филиалы җитәкчесе Алена Дёминага ТРның массакүләм мәгълүмат чаралары өлкәсендәге күпьеллык хезмәте өчен «Татмедиа» агентлыгы исеменнән грамота һәм редакциянең цифрлы трансформациясенә системалы килү өчен Шамил Садыйков имзалаган диплом тапшырылды.
Кунаклар өчен татар эстрадасы йолдызлары Алмаз Хәмзин, Илшат Сафин, Илназ Баһ, Гүзәл Идрисова үз җырларын бүләк итте, шулай ук башка артистлар да чыгыш ясады. Журналистлар да алардан калышмады, хезмәттәшләрен җыр-моң белән сөендерде. НТР коллективы исеменнән дә байтак җырлар, шул исәптән, күмәк җыр башкарылды. Ә «Яңалыклар» тапшыруы хәбәрчесе Вера Муратова оста итеп варганда якут халык көен уйнап күрсәтте һәм күпләрнең күңеленә хуш килде.
Мәйданда безнең команда яулаган иң беренче бүләк — әтәч иде. Аны НТРның машина йөртүчесе Илдус Каһарманов тотты. Сабантуйның иң күңелле уеннары — теннис шары салынган кашыкны авызга кабып йөгерү, капчык белән сугышу, көянтә белән су ташу, армрестлинг, утын кисү, чүлмәк вату, гер күтәрү һәм башка спорт чаралары бер-берсен алыштырып кына торды. Аякларга капчык киеп өчәүләп йөгерү, шулай ук чаңгыда йөрү кебек командалы уеннарда исә җитезлектән һәм тапкырлыктан кала, күмәк рәвештә эшли белү, бердәмлек хисе бик мөһим роль уйнады.
Милли көрәш һәм аркан тартышу иң күп эмоция уяткан, зур игътибар җәлеп иткән ярышлар булгандыр, мөгаен. Аркан тартышуда безнең командага тиңнәр булмады. НТРның ирләр һәм хатын-кызлар командалары икесе дә беренчелеккә ия булды. Масрестлинг һәм гер күтәрүдә «Яңалыклар» алып баручысы Алмаз Кашаев дәрәҗәле призлы урыннарны яулады.
Көрәш финалында абсолют батыр исеме өчен НТРның мәгълүмати хезмәт төшерүчесе Азат Гыйләҗов Яр Чаллының «Күңел» радиосы алып баручысы Марсель Мөсәвиров белән көрәштеләр. Нәтиҗәдә, бу ярышта да беренчелек түбәнкамалылар ягында булды. Безнең команда гомуми зачетта нибары берничә баллга гына Мамадыштагы хезмәттәшләребездән калышып, икенче урынга ия булды.
Милли бәйрәм дустанә рухта, күтәренке кәефтә узды. «Медиа Сабантуй» елдан-ел күләмлерәк итеп оештырыла. Ул газета, радио, телевидение, социаль челтәрләрдә хезмәт итүче журналистларны берләштерүче иҗат һәм спорт, дуслык бәйрәме булып тора.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев