Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Афәрин!

Күз генә тимәсен

Мин сезгә Кызыл Чишмә бистәсенең «Мирас» мәдәният йорты каршындагы китапханә мөдире Илсөяр Җәббарова турында язарга телим.

Чистай районы, Татар Баганалысы авылы кызы ул. Авыл мәктәбен «яхшы» билгеләренә генә тәмамлап, Чаллы педагогия институтына укырга керә, һөнәре буенча – укытучы. Төрле сәбәпләр аркасында 2009 елдан Түбән Кама Үзәк китапханәсендә эшли башлый. 2015 елның 1 сентябреннән Кызыл Чишмә бистәсендәге китапханәне кабул итеп ала.

Илсөяр – гаиләсендә уңган хатын, сөекле әни, яраткан әби. Барысына да өлгерә ул: өендә һәрвакыт тәртип, тынычлык хөкем сөрә, балаларының ярдәмчесе, булышчысы. Пар канаты, газиз ире белән бер кыз, бер малай тәрбияләп үстереп, аларны олы тормыш юлына чыгаралар.

Илсөяр Җәббарова Кызыл Чишмә китапханәсендә эшли башлаганнан бирле анда оештырылган бер чарадан да калмаска тырышам. Тырышып, бар күңелен биреп, җиренә җиткереп эшли Илсөяр! Чөнки оста оештыручы, якты йөзле, киң күңелле китапханәче ул! Татар телендә диктантлар да яздык аның белән, Габ- дулла Тукай, Муса Җәлил, Александр Пушкин, Михаил Лермонтовларга багышланган кичәләргә мәктәп укучыларын да, безне – пенсионерларны да, шәһәрдән рус һәм татар шагыйрьләрен дә кунак итеп чакыра ул. Бездә һәр бәйрәм бик күңелле, мәңге истә калырлык, кызыклы һәм мавыктыргыч уза.

Китапханәгә балалар да күп йөри. Илсөяр нәниләрдә китапка мәхәббәт кенә тәрбияләп калмый, аларны кул эшләренә дә өйрәтә. «Әбием сандыгы» дип исемләнгән кичә укучы балаларда татар милли бизәкләренә, киемнәренә хөрмәт тәрбияләүдә мөһим чара булып тора.

Быел 20 августта бистә көне билгеләп үтелде. Шул уңайдан «Мирас» мәдәният йорты каршында осталык дәресләре уздырылды. Илсөярнең китап күргәзмәсе, бай өстәле балаларны да, өлкәннәрне дә бердәй җәлеп итте.

Китапханә залында әледән-әле төрле күргәзмәләр оештырыла: китап, газета-журнал, ХХ гасыр башы татар өй эче, бистә пенсионерларының кул эшләре анда. Бик күңелле, киләсе генә килеп тора!

Боларга өстәп, китапханәчебезнең «Мирас» каршында эшләп килүче «Ләйсән» ансамбленә дә йөрергә вакыт табуын әйтеп үтәргә кирәктер. Бик матур җырлый да әле ул. Чибәр, уңган, талантлы Илсөяребезгә күз генә тимәсен! Сәламәтлек, гаилә бәхете, эшендә уңышлар юлдаш булсын аңа! 

Флюра Виноградова, Кызыл Чишмә бистәсе 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Илсояр молодец булдырасын Алда исенлекле матур тормыш ,унышлар Сина