Хөрмәткә лаеклы укытучы
Татар әдәбияты дәресендә Ибраһим Газиның «Кояш артыннан киткән тургай» әсәрен бик яратып укыдык. Табигать тормышын кешеләр мөнәсәбәтенә күчерәбез, анализлыйбыз. Без дә якын-тирәбездән «тургайны» хәтерләткән мисаллар эзлибез. Алар безнең яныбызда, безнең арада да бар. Шуларның берсе, авылдашыбыз – Болтикова Татьяна Ивановна.
Ул хәзерге вакытта лаеклы ялда. Татьяна Ивановна үзе турында сөйли:
– Мин 1953 елда ТАССРның Чаллы районы Чәбия авылында тудым. Балачактан укытучы һөнәре миңа ошый иде. Мин кечкенәдән «укытучы». Буш вакытымда дусларым белән «укытучы» булып уйнадым. Дәфтәрләрне тикшерергә яраттым. Өйдә беркем булмаганда, көзге каршында басып, «балаларга» дәресләр бирә идем.
Ә инде укытучы булырга укып, кулына диплом алгач, балаларга тарих һәм җәмгыять белемен укыта. Мәктәптә эшләгән елларында үзебезнең Трудовой бистәсе тарихын язган. Татьяна Ивановнаның тырыш хезмәте нәтиҗәсе булып туган якны өйрәнү музее эшли, ул да Т. Болтикова тарафыннан оештырылган һәм Трудовой бистәсе мәктәбендә урнашкан. Музейда Бөек Ватан сугышы ветераннары , хезмәт ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, «сугыш чоры балалары» турында шактый күп материал тупланган.
Тәҗрибәле, үз эшенең остасы булган мөгаллимнең укучылары олимпиадаларда призлы урыннар яуладылар. Мәгариф өлкәсендә намуслы һәм нәтиҗәле хезмәте өчен ул Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Татьяна Ивановна укыткан балалар инде күптән олы тормыш юлына чыкты, араларында укытучылар, табиблар, инженерлар, эшмәкәрләр, төзүчеләр, дәүләт учреждениеләре җитәкчеләре бар. Безнең бүгенге мәктәп директорыбыз Ләйсән Сафина да аның укучысы.
Бүгенге көндә Татьяна Ивановна улының, килененең, өч оныгының уңышларына сө енеп яши.
Камилла Әхмәдиева, Трудовой бистәсе
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев