Картаймагыз әле, ветераннар!
Бөек Ватан сугышы ветераны Хәсән Әхмәтҗан улы Сәлимов 1925 елның 25 октябрендә районыбызның Ташлык авылында туа. Ташлык башлангыч мәктәбендә дүрт сыйныф укыгач, 12 яшеннән колхозда атлар карый башлый. Күпләрнең тормышын җимергән Бөек Ватан сугышы яшүсмерләрнең уй-хыялларын челпәрәмә китерә. 1942 елны Хәсән аганы ФЗУ мәктәбенә укырга җибәрәләр.
Ә 1943 елда яшь егет Ширәмәт хәрби комиссариатыннан фронтка алына. Аларны бер төркем яшьтәшләре белән Читага озаталар. 57 нче дивизиянең 293 нче укчы полкында алты ай буе хәрби әзерлек курслары үтеп, пулеметчы була. Яшь солдатлар тирәнлеге 170 сантиметрлы окоп казыйлар. Ашау такы-токы гына булганга, солдатлар ачлыктан интегә. Бераздан егетләрне Кытай чигенә җибәрәрләр. Ашау да күпмедер дәрәҗәдә яхшыра.
Тилмереп көткән Җиңүне Маньчжуриядә каршылый фронотвик агай. Тик туган якларга әйләнеп кайтырбыз дигәндә генә, Япония белән сугыш башлана. Японнар тау башына урнашкан авылдан совет солдатларына ут ачалар. Тупчылар җирле халыкка тимәсен өчен, бакчаларга ут яудыра. Солдатлар өйдән өйгә кереп, качып калган япон сугышчыларын эзәрлеклиләр.
Шунысы да бар, Хәсән Сәлимов Кытайда да, Япониядә дә революция башлангач Россиядән киткән милләттәлшәрен күп очрата.
1945 елның сентябреннән 1946 елның сентябренә кадәр укчы полкның 3 нче отделениесендә укчы булып, 1946 елның сентябреннән 38111 нче хәрби берләшмәдә отделение командиры булып хезмәт итә.
Туган якларына бары 1950 елда гына әйләнеп кайту бәхетенә ирешә. Туган колхозында бригадир, ферма һәм ягулык станциясе мөдире булып эшли. Иштирәк авылы кызы Маһруй белән гаилә кора. Алар алты балага тормыш бүләк итәләр. Бүгенге көндә 12 онык, 14 оныкчыклары бар. Фронтовик Сәлим Хәсәнов «Германияне җиңгән өчен», «Японияне җиңгән өчен» һәм башка медальләр белән бүләкләнгән.
Айдар Хамзин
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев