Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Афәрин!

Кайманов урамы, 11: Түбән Каманың «Россия чыршылары» конкурсы лауреатларына бүләкләр тапшырылды

Кайманов урамындагы 11 нче йорт ишегалды вәкилләре Алена Ладыкина һәм Татьяна Рогозинага бүләкне Fashion Hub Russia генераль директоры Георгий Ростовщиков тапшырды.

Түбән Каманың Кайманов урамындагы 11 нче йорт ишегалды «Россия чыршылары» Бөтенроссия конкурсында призлы урын алды. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы кичә Мәскәүдә, уңайлы шәһәр мохитен үстерүгә багышланган ParkSeason Expo 2025 халыкара күргәзмә-конференциясе мәйданчыгында узды.

25 декабрьдән илнең барлык төбәкләрендә узган конкурста катнашучылар күп булды, алар җирле осталар эшләнмәләре белән бизәлгән һәм төбәкләрнең мәдәни үзенчәлекләрен чагылдырган Яңа ел чыршыларының оригиналь проектларын тәкъдим иттеләр.

Кайманов урамындагы 11 нче йорт ишегалды вәкилләре Алена Ладыкина һәм Татьяна Рогозинага бүләкне Fashion Hub Russia генераль директоры Георгий Ростовщиков тапшырды. Аларга диплом, «Төбәк чыршылары» дизайн-проектын эшләүгә сертификат һәм конкурс партнерларыннан бүләкләр тапшырылды.

Үзләренең иҗади ниятләрен «Әйбәт» идарәче компаниясе ярдәмендә тормышка ашырган түбәнкамалылар уртак тырышлык белән матур һәм берләштерә торган проектлар булдырырга мөмкин булуын күрсәттеләр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев