Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Афәрин!

Юк килмәгән җирләре

Бу сүзләр Шәңгәлче авылы китапханәчесе Ләйсән Равил кызы Гыйльметдинова турында әйтелгән диярсең.

Әйе, белмәгән эше юк аның. Нәрсәгә генә тотынмасын, менә дигән итеп башкара. Әле күптән түгел хезмәттәшләренә торт пешерү буенча осталык дәресе уздырып шаккаттырды.

Баллы ризык пешерүчеләр күп, ә менә аны Ләйсән кебек телне йотарлык итеп әзерләүчеләр бик сирәктер. Бисквитлары авызда эри, торт, чизкейк, татлы десертларыннан күзне алырлык түгел. Боларның барысына да үзлегеннән өйрәнгән Ләйсән. Беренче тортын олы кызы Азалиянең туган көненә пешергән. Элек заказга ясаса, хәзер якыннары, дуслары өчен генә әзерли. «Ризыкларыңның тәмен онытырлык түгел. Ничек шулай уңдырып пешерәсең?» — дип гаҗәпләнәләр икән. «Күңел җылысын кызганмагыз. Ихластан, яхшы уйлар белән әзерләнгән ризык кына тәмле була», — дип сере белән уртаклаша Ләйсән. 

Үзе дә якты кеше ул, тормышка мәхәббәтен күреп сокланмау мөмкин түгел. Исемен ишетү белән, ирексездән елмаеп куясың, һәм моннан берничә ел элек булган вакыйга хәтердә яңара. Яңа елны каршы алырга әзерләнеп йөргән көннәр иде ул. Түбән Кама китапханәләр берләшмәсендә шундый матур гадәт бар: декабрьнең соңгы көннәрендә үтеп баручы елга йомгак ясап, яңасына планнар кору өчен барлык хезмәткәрләрне зур чарага җыялар. Тик ул хисап тотуга гына кайтып калмый, киресенчә, хезмәткәрләр ел саен кызыклы яңа формалар эзләп табалар. Бу юлы китапханәчеләр арасында иҗади бәйге игълан ителеп, иң оста җырчы-биючене билгеләделәр, иң матур кул эшләре авторларын барладылар. Әлбәттә инде, ашсуга һәвәслек тә читтә калмады. Әнә шул соңгы номинациядә Ләйсәнебез җиңүче исемен яулады. Белмим, күз явын алырлык итеп бизәлгән торты әсир иттеме жюрины, әллә инде ризыкны оригиналь рәвештә тәкъдим итүеме, Ләйсәннең тамашачы каршына бал корты киеменнән чыгып биегәнен бүген дә елмаеп искә алабыз. Әнә шушы чыгышыннан соң кайбер хезмәттәшләре аны телефоннарына «бал корты» дип язып куйган. 

Бу исем аңа бик тә туры килә. Чын мәгънәсендә Нечкәбил ул: тырышлыгына, хезмәт сөючәнлегенә, җитезлегенә сокланмаган кеше юк! Китапханәче булып әле өченче елын гына эшләсә дә, җитәкчеләрнең, хезмәттәшләренең ихтирам-хөрмәтен яулап өлгерде. «Элек бит китапханәләрдә алма төшәрлек тә урын юк иде. Китап уку культурасын торгызасы иде», — дип хыяллана Ләйсән һәм моның өчен кулыннан килгәннең барысын да эшли. Ә эшне үсеп килүче яшь буыннан башларга кирәк, дип саный ул. Нәкъ менә шул максаттан балалар бакчалары, мәктәпләр белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Якын араларда укучылар өчен «Пушкин картасы» буенча чара үткәрергә исәпләп тора. Шуңа тырышып әзерләнеп йөргән көннәре. Китапханәдә бер генә кеше хезмәт куюын исәпкә алсак, моның нинди зур һәм җаваплы эш булуын чамалавы кыен түгел. Авылдашлары өчен уздыра торган очрашуларда да төп игътибар китапка юнәлтелә. 

Торт пешерү буенча осталык дәресләрен дә китап белән бәйләп үткәрә ул. Әйтик, чара башында әлеге ризыкның кайчан һәм кайда барлыкка килүе турында кызыклы мәгълүмат бирә, рецептлар тупланган китапларны күрсәтә. Шундый дәресләрне күптән түгел авылдашларына, мәктәп укучыларына да үткәргән. Безне дә өйрәтегез әле, дип ялварып сорагач, авыл малайлары өчен дә оештырган хәтта. Шушы очрашудан соң дәрестә катнашкан бер егет үзе дә тортлар ясый башлаган. 

Кыстыбый, бәлеш, өчпочмак, мантый кебек камыр ризыклары пешерергә дә оста Ләйсән. Нәрсә генә әзерләмәсен — уңа, камыры күпереп пешә. Бер чарада ул әзерләгән коймакны миңа да авыз итәргә насыйп булды. Тәме әле дә тел очында тора. «Он белән эшләү күңелемә тынычлык бирә. Якыннарымны сөендерә алуым үземә дә шатлык китерә. Аларның рәхмәт сүзләре иңнәремә канат куя», — ди әңгәмәдәшем. 

Әйе, үсендереп, сөендереп торучы кешеләре булу белән дә бәхетле ул. Ире Алмаз белән берсеннән-берсе матур өч кыз: Азалия, Ясминә, Эсмираны тәрбиялиләр. Алар да әти-әниләре үрнәгендә эшкә уңганбулган булып үсеп киләләр. Ясминәләре, 11 яшьтә генә булса да, әнисе янында аш бүлмәсендә кайнашырга ярата. "Бер хыялым бар — гаиләмне "макарун"нар белән дә сыйлыйсым килә. Ике кечкенә өлештән торган, уртасына эчлек салынган пирожный ул. Белмим, пешерергә өйрәнеп булырмы...", — дип хыялы белән уртаклаша Ләйсән. Бу теләкнең чынга ашасына һич кенә дә шикләнмим. Безнең Ләйсән ич ул! 
Айгөл Гәрәева, Кол Гали исемендәге милли китапханә хезмәткәре

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев