Йолдызлар җыелган җирдә
Түбән Камада «Созвездие-Йолдызлык» ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең төбәк этабы узды. Быел әлеге иҗат бәйгесе 25 нче тапкыр үткәрелә.
Халык иҗаты йорты ике көн шаугөр килде. Жюри әгъзалары шушы вакыт эчендә 170 ләп иҗади чыгыш карый алды. «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең төбәк этабында Зәй, Сарман һәм Түбән Кама районнары артистлары катнашты.
Быел республика бәйгесе Бөек Җиңүнең 80 еллык юбилеена һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган. Чыгышларның да күпчелеге сугыш темасы белән бәйле иде.
«Үз чыгышларыгыз белән сез горур каһарманнарыбызның батырлыгына дан җырлыйсыз. Төрле җиңүләргә ирешеп, илебезне танытасыз. Әлеге көч һәрвакыт сезнең белән булсын! Сезнең иҗатны бәяләп, мин шуны әйтә алам: безнең бөек илебез ышанычлы кулларда булачак», — дип сәламләде катнашучыларны Россия Федерациясенең мәдәният өлкәсе премиясе лауреаты, фестивальне оештыручы Дмитрий Туманов.
Бәйгенең төбәк этабында Түбән Кама районы данын 9 бию коллективы, 21 җырчы, 4 вокаль ансамбль, 2 конферансье (нәфис сүз остасы) яклады. Шәһәребезнең төп сәхнәсе барлыгы бер меңгә якын артистны бергә җыя алды.
«Без — «Яз» татар халык ансамбле. Быел коллективка — ун яшь. Мин үзем икенче ел шөгыльләнәм, уңышларым да бар. «Йолдызлык» фестивалендә без үзебезне күрсәтеп кенә калмыйбыз, башкаларны да күрәбез, ниндидер нәтиҗәләр ясыйбыз», — дип уртаклашты 2 нче музыка мәктәбе укучысы Ләйсән Сәйделова.
Барлык чыгышлар да матур бизәлешле, эчтәлекле, милли рухлы иде. Җыр-биюләр ватанпәрвәрлек хисе белән сугарылган. Фестиваль иҗат юлына яңа гына аяк басучы балаларга да, инде шактый остарган яшь артистларга да сәнгать, мәдәният дөньясына юл күрсәтүче булып тора. «Йолдызлык» фестивале балалар өчен бик әһәмиятле. Анда катнашкан, шул исәптән, шәхсән минем ансамбльдән чыгарылган укучыларның бик күбесе тормышларын музыка белән бәйләделәр, югары уку йортларында белем алуларын дәвам итәләр. Әгәр дә алар иҗатта үз урыннарын табалар икән, укытучы өчен бу бик зур казаныш«, — дип ассызыклады Җәлил бистәсеннән килгән «Ихлас» ансамбле җитәкчесе Ландыш Нуретдинова.
Фестиваль инде 25 ел дәвамында республикабызның иң сәләтле балаларын бергә җыя. Катнашучылар елдан-ел остара. Алар сәхнәдә бер-бер артлы алышынып кына торды.
«Бу фестиваль талантлы балаларны ачыклау, аларның сәләтен үстерү, шомарту өстендә көч куя торган уникаль мәйданчык. Киләчәктә иҗат юлы буенча китмәгән очракта да, әлеге бәйгедә еллар буе катнашкан балалар һәрвакыт чиста күңелле, игелекле, яхшылыкка омтылучан булачак», — дигән фикер белдерде муниципаль район башлыгы Рамил Муллин да.
Нәтиҗәдә, төбәк этабының җиңүчеләре ачыкланды. Алар арасында түбәнкамалылар да шактый иде. Безнекеләрдән 1 нче урыннарны «Вокал» номинациясендә — Айсель Сәгыйтова, Дамир Мостафин, Шамил Шәкүров һәм «Хореография» номинациясендә «Золотое яблочко» бию коллективы яулады.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев