Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Афәрин!

Илһамның илһам чыганагы

Җәй көне яшеллеккә күмелгән бакча кыш көне карлы юрганга төрелгән һәм берсеннән берсе кызыклы бозлы сыннар белән бизәлгән тылсымлы урынга әйләнә. Оста куллы, олы фантазиягә ия булган кар сынчысының һәр эше үзенчәлекле, һәркайсының үз тарихы бар.

Илһам абыйга һәр сын якын һәм кадерле

Кар һәм су, кышкы салкыннар – язмабыз герое Илһам Бәдәмшинның төп кораллары. Түбән Афанас авылында гомер итүче якташыбыз инде өченче ел бозлы сыннар ясау белән мавыга.

Аның ишегалдында ниндиләре генә юк! Кереп барышка, кунакларны Кыш бабай белән Кар кызы, Кар бабай каршы алалар. Илһам абый бакчасындагы кар сыннары, әйтерсең лә, тереләр. Әнә аккошлар, берсе хәтта менә-менә очып китәр төсле.

Сыннарның да җаны бар
Сыннарның да җаны бар

Оста куллы Илһам Бәдәмшин берсен махсус троска беркетеп куйган – ерактан караганда, кош һавада очып барган кебек тоела.

«Мин 33 ел Себернең Иске Уренгой бистәсендә, геологик оешмада эшләдем. Шунда бер тапкыр җылы якларга күчеп китә алмаган аккошны күрдем. Ул балык тоту ятьмәсенә уралып калган, аннан чыгарга тырышып шактый арган хәлдә иде. Кошны коткарып булмады. Шул вакыйга күңелдә калды. Һәм мин үз кулларым белән бу кошны ясарга булдым. Әлеге тетрәндергеч вакыйганың ахырын үзгәртергә, кошка икенче тормыш бүләк итәргә омтылганмындыр инде», – дип искә ала Илһам абый.

Карны бик көтеп алган быел сынчы. Тизрәк эшкә керешәсе, күбрәк сыннар ясыйсы килгән аның. Узган елда елан ясаган, быел ат сыны ясамакчы булган. Тик, кызганычка каршы, кулын авырттырып, бу ниятен тормышка ашыра алмаган. Ләкин шулай да тик ятмаган ул.

Бакчаның төп композициясе Бөек Ватан сугышы һәм махсус хәрби операциясе ветераннарына багышланган. Анда солдатларга багышланган мемориал, каравылда торучы хәрби һәм аягы яраланган сугышчы сыннары урын алган. Бу мемориалны булдыру тарихы белән дә уртаклашты Илһам абый.

«Минем бабам сугышта катнашкан, бу мемориалда аның фотосы, башка туганнарым, авылдашлар һәм шәһәрдәшләрнең фотолары урнашкан. Мин бу композициядә вакытлыча ялга кайткан сугышчыны сурәтләдем, аның битендә яралары бар, аягы имгәнгән. Ул тезләнеп, һәйкәлгә чәчәкләр куя, ә постовой аңа ярдәм итәргә дип иелгән. Бу сыннарны ясау алай бик авыр дип әйтмәс идем, тик менә кулымның җәрәхәтләнүе генә комачаулады. Тиз, җитез эшләргә кирәк. Сын катып беткәнче, формаларын туры китереп өлгерергә кирәк, бигрәк тә күзләрен, борыннарын ясаганда. Аннары сыннарны киендерергә дә кирәк бит әле», – дип сөйләде безгә сынчы.

Дөрестән дә, һәр сын, һәр образ бик уйлап эшләнелгән. Оста куллы якташыбыз барысын да чынбарлыкка туры китереп башкарырга тырышкан. Тиеш булганча, һәйкәлнең мәңгелек уты да бар. Сыннарына тукымалар, төймәләр һәм башка кирәкле вак-төяк әйберләр сатып алган. Һәр детальнең үз мәгънәсе бар. Бер сынны ясауга 200 литрдан артык су һәм берничә көн вакыт сарыф ителгән.

Аккошлар бакчада үз урынын тапкан
Аккошлар бакчада үз урынын тапкан

Илһам абыйны тылсымчы дисәк, бер дә ялгыш булмас. Салкында сыннар ясау җиңел эш түгелдер. Шулай да, 70 яшен тутыручы Илһам Бәдәмшин үз хезмәте белән бик канәгать. Карлар явып торса, сынчы абый алга таба да иҗат итәргә әзер. Явым-төшем күп булса, сыннар тагы да артачак. Ә Илһам абый илһамланып иҗат итәргә, халыкны алга таба да гаҗәпләндерергә әзер.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев