Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Афәрин!

Яшь түбәнкамалылар «Созвездие-Йолдызлык» фестивалендә призлы урыннар яулады

Когнкурста Түбән Кама, Мөслим, Зәй һәм Сарман районнарыннан 1,3 мең бала катнашты.

Сарман районының Җәлил шәһәр тибындагы поселогы мәдәният сараенда «Созвездие-Йолдызлык» республика эстрада сәнгате фестиваленең зона этабының гала-концерты узды. 

Үз номерларын Түбән Кама, Мөслим, Зәй һәм Сарман районнарыннан 1,3 мең бала тәкъдим итте.

350дән артык яшь түбәнкамалы барлык номинацияләрдә катнашты. Фестиваль нәтиҗәләре буенча алар призлы урыннар яулый алдылар:

  • «Конферанс» номинациясе - «Җиңүгә омтылыш өчен» махсус призына Ралина Шиһабетдинова лаек булды;
  • «Вокаль ансамбльләр» номинациясе: 2нче урынны «Забавушка» вокаль ансамбле, ә «Җырлаучы ил» ансамбле «Иҗади илһам өчен» махсус призга лаек булды;
  • «Вокал-соло» номинациясендә 2нче урынны Ева Тишкова, Сафия Хәлиуллина һәм Әминә Абдуллаева яулады. Өченче урынны Кама Аланыннан Шамил Шәкүров, Кирилл Иванов һәм Илсаф Миңнегулов алды;
  • «Хореография» номинациясе: 1нче урынны «Остров Танца Ибица» хореография коллективы һәм «Либерти» бию студиясе алды. Икенче урынны «Аллегро» хореография коллективы, «Гранат» вокаль-хореография компаниясе, «Нардуган» җыр һәм бию ансамбле һәм «Панорама» халык эстрада бию театры алды.

Призлы урыннар ияләре апрель аенда Казанда узачак фестивальнең суперфиналында катнашачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев