Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Афәрин!

Яшь түбәнкамалы Россия чемпионаты этабында медальләрнең тулы комплектын җыйды

Турнир июль башында Кировта узды.

Түбән Кама янгын-коткару спорты мәктәбендә шөгыльләнүче Сабира Музипова Россия Чемпионатының зона этабында өч медаль яулады, дип хәбәр итә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Турнир июль башында Кировта узды. Бронза бүләкне Сабира йөз метрлы киртәләр полосасын узган өчен, көмеш медальне — уку манарасы тәрәзәсенә штурм баскычы буенча күтәрелгән өчен, ә алтын медальне команда эстафетасында иң яхшы нәтиҗә өчен алды.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, республика җыелма командасы составында эстафетаның дүрт этабының өчесендә Түбән Кама отряды вәкилләре йөгерде. Алтын медальләргә шулай ук Вероника Стерликова һәм Айзилә Шәйхетдинова лаек булды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев