Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Афәрин!

Гомерен балаларга багышлаган шәхес

Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәдә «Заман сулышын тоеп» дип исемләнгән әдәби-музыкаль очрашу булып узды.

Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Шәйхи Маннур, Каюм Насыйри исемендәге премияләр лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, унбер китап авторы Нурзия Рәшит кызы Мирхазованың 55 яшьлек юбилее уңаеннан, Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәдә «Заман сулышын тоеп» дип исемләнгән әдәби-музыкаль очрашу булып узды. 

Әлеге кичәгә шагыйрьнең иҗатташ дуслары, хезмәттәшләре, педагогия көллияте студентлары һәм аның иҗатын яраткан, хөрмәт иткән шәһәрдәшләр җыелды. Китапханәнең очрашулар уза торган залында бу көнне алма төшәр урын да юк иде. Юбилярны Татарстан Язучылар берлегенең Яр Чаллы бүлеге рәисе Факил Сафин, Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге җитәкчесе Рөстәм Ганиев, Мамадыш якташлар җәмгыяте һәм башкалар котлады. Рөстәм Мәҗит улы үзенең чыгышында Нурзия Рәшит кызының милләт өчен башкарган эшләре өчен рәхмәт сүзләре җиткерде. 

Балалар күңелен һәм психологиясен яхшы белүче Н. Мирхазова сабыйларны «әдәбият» дип аталучы тылсым дөньясына алып керә, аларның үз телләрендә иҗат итеп, кызыксындыра, мавыктыра белә. Балалар гына түгел, аларның әти-әниләре дә бик яратып укыйлар шагыйрьнең шигырьләрен. Юбилярны котларга килгән 1 нче һәм 64 нче балалар бакчаларына йөрүче сабыйлар тамашачыларга аның үзләре яраткан шигырьләрен сөйләп күрсәттеләр. Әле күптән түгел генә Нурзия Мирхазова сүзләренә берничә җыр иҗат ителгән. Хезмәттәшләре хөрмәт йөзеннән, Нурзия Рәшит кызын котлап әлеге җырларның берсен бүләк иттеләр. 

Н. Мирхазова балалар өчен шигырьләр язу белән беррәттән укытучылар һәм тәрбиячеләр өчен шактый дәрес эшкәртмәләре, бәйрәм чаралары язган педагог. Аларның һәркайсын тәрбиячеләр яратып һәм даими куллана. «Мәгарифкә багышланган гомер» дип аталган китап күргәзмәсендә боларның барысы белән дә танышып чыгарга мөмкин булды. 

Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге каршында эшләп килүче «Татар гаиләләре» фонды җитәкчесе, «Ак калфак» оешмасының ак-тив әгъзасы, 64 нче балалар бакчасы мөдире булып эшләүче Нурзия Рәшит кызы иҗат итәргә, җәмәгать эшләрендә актив катнашырга, бакча белән җитәкчелек итәргә дә вакыт таба. Тормышның һәр мәле, һәр минуты, табигатьнең һәр мизгеле — Нурзия Рәшит кызы Мирхазова өчен шигърият. 

35 елдан артык гомерен балаларга тәрбия бирүгә багышлаган, беренче эш көнендә үк, Ризаэддин Фәхреддиннең «Ата вә анагызны, якын кардәшләрегезне ничек сөйсәгез, милләтегезне дә шулай сөегез, милләтегез өчен хезмәт итүне җаныгызга бәхет дип белегез», — дигән сүзләрен тормыш девизы итеп сайлаган Нурзия Рәшит кызы, тырыш хезмәте белән генә түгел, иҗаты белән дә балалар күңеленә телебезгә, илебезгә карата мәхәббәт тәрбияли, милләтебезнең гореф-гадәтләрен, йолаларын тырышлыгы, максатчанлыгы белән нәниләр күңеленә сеңдерә белә. 

Очрашу барышында балалар иҗатын күзәтеп, өлкәннәр өчен язган шигъриятенә күз салып, язучының үзе белән җанлы аралашып, котлаучыларның җылы теләкләренә кушылып, вакытның узганы сизелми дә калды. Чарага килгән әдәбият сөюче тамашачылар юбиляр хакында кызыклы да, гыйбрәт алырлык та шактый бай мәгълүмат, җаннарына рухи азык алып киттеләр.

Юбилярны Факил Сафин тәбрикли. / Фото шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев