«Голос»та уңышлы чыгыш ясаган Арина Кияшко Илсур Метшин һәм Игорь Крутой кулыннан бүләкләр алды
Очрашу Казан Ратушасында 3 декабрьдә «Добрая волна» мәдәни-хәйрия балалар иҗаты фестивале алдыннан узды.
Түбән Камада яшәүче «Голос. Дети» телевизион тамашасы суперфиналисткасы Арина Кияшко проектта уңышлы чыгыш ясаганы өчен Казан мэры Илсур Метшин һәм композитор Игорь Крутойдан котлаулар һәм бүләкләр алды.
Очрашу Казан Ратушасында 3 декабрьдә «Добрая волна» мәдәни-хәйрия балалар иҗаты фестивале алдыннан узды. Фестивальнең генераль продюсеры — Игорь Крутой.
Татарстан башкаласы мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Илсур Метшин Арина Кияшкога рәхмәт хаты, ә Крутойга «Новая волна» истәлекле статуэткасын тапшырган.
Фото: kzn.ru, Марат Мөгинов
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев