Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Афәрин!

Эвелина — җиңүчеләр арасында

Сайлау хокукы һәм сайлау процессы мәсьәләләре буенча мәктәп укучыларының «Софиум» Бөтенроссия олимпиадасының алтынчы сезонында җиңүчеләр һәм призерлары арасында түбәнкамалы да бар.

Россиянең Үзәк сайлау комиссиясендә «Софиум» Бөтенроссия олимпиадасының җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы булды. Әлеге олимпиаданың төбәк этабында 170тән артык яшь татарстанлы катнашкан. Шулардан дүртесе — Эвелина Петрова, Валерия Гусева, Виктория Ермошкина һәм Марина Кузнецова, максималь балл җыеп, җиңү яулаган. Безнең өчен шунысы куанычлы: Эвелина Петрова — Түбән Кама муниципаль районының 33 нче лицееның 11 нче сыйныф укучысы. 

Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясендә дә «Софиум» олимпиадасында җиңүчеләр белән очрашу оештырдылар. ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев, җиңүчеләргә мөрәҗәгать итеп: «Сезнең югары нәтиҗәләр — бик мөһим казаныш! Туплаган тәҗрибәгез һәм белемнәрегез киләчәк эшебездә, Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең төрле мәгариф проектларында, сайлаучыларга хокукый агарту эшендә һичшиксез кирәк булачак. Җиңүегез белән чын күңелдән котлыйм!» — диде. Олимпиадада катнашучылар, үз чиратларында, күрсәткән ярдәмнәре өчен, Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенә рәхмәт белдерделәр, территориаль сайлау комиссиясе җитәкчеләре, мәктәп педагоглары һәм остазлары адресына җылы сүзләр әйттеләр. 

Хөрмәтләү Түбән Кама предприятиеләре, оешмалары җитәкчеләренең «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә дә дәвам итте. Муниципаль район башлыгы, Түбән Кама мэры Рамил Муллин 33 нче урта гомуми белем мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Эвелина Петрованы, тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Елена Александровна Гиждеванны әлеге зур җиңү белән котлады. 

Мәктәп укучыларының сайлау хокукы һәм сайлау процессы мәсьәләләре буенча Бөтенроссия олимпиадасында катнашучыларны югары дәрәҗәдә әзерләгәне өчен Түбән Кама районы территориаль сайлау комиссиясе рәисе Фәрит Гыйльманов Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясе рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Татарстан Республикасы командасын Бөтенроссия олимпиадасына әзерләүдә һәм катнашуда күрсәткән ярдәмнәре өчен барлык остазларга да зур рәхмәт белдерелде. 

Фотода: шәһәр мэры Р. Муллин Э. Петровага (уртада) һәм Е. Гиждеванга бүләк тапшыра.
Фото НМР сайтыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев