Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Афәрин!

«Эшләмичә яшәвемне күз алдына китермим»

Людмила Трофимовна Вахитова — Түбән Камада бердәнбер Татарстан Республикасының халык укытучысы!

 Ул рус теле һәм әдәбиятын укыта. Педагогик эшчәнлектән тыш, Евгений Королев исемендәге колледж музее эшенә дә кураторлык итә. 

— Музей иске әйберләрне җыяр өчен тартма түгел. Ул безнең тарихыбызны истә тоту өчен кирәк, — ди Людмила Трофимовна. 

Евгений Королевның музейда саклана торган шәхси әйберләре янына килгәч, Людмила Трофимовна аеруча җанланды: «Шикәр савыты минем яраткан экспонатым — ул 100 елдан артык сакланган! Аны безгә Евгений Никифоровичның сеңлесе бүләк итте. Бу аның балачагындагы шикәр савыты!» — диде ул. Музей экспонатлары арасында Людмила Вахитованың үзе китергән әйберләр дә бар икән. «Бу керосин лампасын мин алып килдем. Менә бу минем урындык, 60 нчы еллардан бирле! Аны минем Түбән Камадагы беренче йорт җиһазым дип әйтергә мөмкин!» — ди ул аеруча зур горурлык белән. 

Людмила Вахитова тумышы белән Әлки районындагы зур булмаган Юхмачы авылыннан. Тәтеш педучилищесыннан соң Казан дәүләт университетына укырга керә. 1967 елда югары уку йортын тәмамлагач, аны кечкенә үзбәк шәһәренә эшкә җибәрәләр. Түбән Камага Людмила Трофимовна 1969 елда килә. Яшь укытучы 4 нче мәктәптә укыта башлый, ә аннан соң 10 нчы мәктәптә эшли. 

1984 елдан Людмила Трофимовнаның тормышы Евгений Королев исемендәге колледж белән тыгыз бәйләнгән. Ул вакытта уку йорты әле «Энергетика төзелеше техникумы» дип аталган. «Хәзерге шәкертләр минем өчен оныклар кебек — аларның әниләрен һәм әтиләрен укыттым. Алардан бер дә аерыласым килми. Студентларымны һәм аларның кызыксынудан елтыраган күзләрен күрү минем өчен иң яхшысы», — ди бөтен йөзе белән балкып Людмила Трофимовна. 

Яраткан укытучыларына багышлап студентлар ясаган альбом битләренең берсендә: «Күңелле, игелекле...», «Олы йөрәкле һәм олы җанлы...», «Безнең икенче әни» дигән с ү з л ә р б а р . Чыннан да, укучылары аны «кырыс, әмма гадел» булганы өчен яраталар. Ә ул үзе: «Мин дә аларны бик яратам шул! Һәрвакыт укучыларымның уңышлары белән горурланам. Әгәр дә нәрсәне дә булса эшли алмасалар, алар белән бергә кайгырам, бәлки үзләреннән дә күбрәк көенәмдер әле. Бөтен нәрсәне чын күңелемнән эшлим, балалар моны сизә!» — ди. 

Людмила Трофимовна кыска каникуллар вакытында да укучыларын бик сагынуын әйтте: «Беренче сентябрьнең җитүен зарыгып көтәм. Чын укытучы, беренче чиратта, балаларны яратырга тиеш! Һәм мин аларны яратам!». Людмила Трофимовна сәяхәт итәргә дә ярата. Элегрәк укучыларны уңышлары өчен юлламалар белән бүләкләгәннәр һәм ул алар белән Хатыньда, Казанда, Ульяновскида булган. Хәзер ул балалардан башка гына сәяхәт итә: Мисырны, Төркияне, Сочины күргән. «Диңгезгә барсак, миннән ерак йөзүче юк! Улым минем Кама елгасын йөзеп чыга алуыма ышана! Әмма хәзер инде моны 85 яшьлек юбилеемда гына эшләргә туры килер», — дип елмая Людмила Трофимовна. 

Ул бакчасында эшләргә дә ярата. Анда велосипедта йөри. 

Людмила Трофимовна үзенең бөтен тормышы, һәр яңа көне турында бик яратып сөйли. «Яшьләрнең вакыты күп, ә минеке инде юк, моны аңлыйм, тик бу турыда уйларга теләмим. Эшләмичә яшәвемне күз алдына да китерә алмыйм!» — ди укытучы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев