Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Афәрин!

Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов Түбән Кама студентларына исемле стипендияләр тапшырды

НХТИ студентларын спортта, мәдәнияттә, фәнни һәм иҗтимагый эшчәнлектә аерым уңышлары өчен бүләкләделәр.

Түбән Камада Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозовның исемле стипендияләре тапшырылды. НХТИ студентларын спортта, мәдәнияттә, фәнни һәм иҗтимагый эшчәнлектә аерым уңышлары өчен бүләкләделәр, дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте.

Бүләкләнүчеләр арасында — фәнни басмаларда публикацияләр авторы, яшь тикшерүче Регина Бабинцева, гражданлык җәмгыятен үстерүгә Президент гранты иясе, өч социаль проект администраторы Динара Миңнулина, спортчы Алина Фәхериева, хәрби-гамәли спорт төрләре буенча спартакиада җиңүчесе, «Сәләт» халыкара мәгариф хәрәкәте остазы Нурислам Хәмәтвәлиев һәм «Азык-төлек иминлеге» халыкара фәнни олимпиада җиңүчесе, институтның һөнәри юнәлеш бирү төркеме әгъзасы Елена Морозова. 

Искәртеп узабыз, аерым уңышлары өчен стипендия ияләрен институт җитәкчелеге сайлый.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев