Дәрәҗәле бүләккә ия
Түбән Кама мэры Радмир Беляев махсус хәрби операциядә катнашучы солдатларга һәм аларның гаиләләләренә күрсәткән даими ярдәме өчен «Тыл хезмәтчәне» дигән Z медале белән бүләкләнде.
Шәһәр башлыгына күкрәк билгесен кыска вакытлы ялган кайткан, МХОда катнашучы якташыбыз тапшырды.
Радмир Беляев ассызыклавынча, бүгенге вакытта Түбән Кама шәһәре һәм районында хәрбиләребезгә ярдәм йөзеннән системалы эш алып барыла.
Уртак тырышлык нәтиҗәсендә солдатларыбыз кием-салым, азык-төлек һәм башка кирәкле әйберләр белән тәэмин ителеп тора. Бу изге эштә төрле яшьтәге волонтерлар катнаша.
«Әлеге «Тыл хезмәтчәне» медале – барлык түбәнкамалыларның уртак хезмәтен югары бәяләү ул», – диде Радмир Беляев.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев