Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Афәрин!

Булганнан бар да була

Һәркем яратып карый торган мәгълүм кинофильмдагы «спортсменка, активистка и просто красавица» дигән сүзләрне хәтерлисезме?

Түбән Камада да бар шундый уңган, булган сылу. Гөлназ исемле ханым ул. Фамилиясе — Кашаева (Куканос). 

өлназның әти-әнисе күрше Башкортстан якларыннан. Әтисе Әмирҗан, әнисе Фәимә апаны әтисенең бертуган абыйсы яңа төзелеп килүче калага чакыргач, Түбән Камага күчеп киләләр. Әмирҗан абый гомере буе машина йөртә, әнисе тәрбияче ярдәмчесе булып эшли.

Бай, гүзәл табигатьле Башкортстан кызы Гөлназ балачактан артист, җырчы булырга хыяллана. Көзге каршына басып, таракны микрофон итеп җырлый, күрше әбиләре кич утырырга кергәч, алар өчен үзе кебек балалар белән концертлар оештыра ул. 

Бераз алга китеп булса да әйтим әле, бу сәләте олы тормыш юлына чыккач та ярдәм итә аңа. Гөлназ бик күп шәһәркүләм чараларны алып бара, үзе сценарийлар да яза. Менә ничә ел федераль Сабантуйларның алыштыргысыз алып баручысы ул. Шәһәрдәшләр аны үзебезнең җирле телевидениедә «Көн темасы» тапшыруын алып баручы буларак та белә. Моннан берничә ел элек, халык иң яратып карый торган тапшыруларның берсе «Җырлыйк әле» дә күреп, аның чишмә челтерәвен, җәйге аяз кичләрдә кошлар сайраганны хәтерләтә торган гаҗәеп тавышына хозурландым.

Ә хәзер, кызның балачагына әйләнеп кайтыйк әле... 

«Авылда авыз тутырып татарча сөйләштек» 
Шулай дип истәлекләре белән уртаклаша Гөлназ. Монда инде әби тәрбиясе дә мөһим роль уйнагандыр. Ничек инде «Ана телен, үз телебезне онытмагыз», — дип гел әйтеп торган газиз әбекәйнең сүзләрен тыңламаска?! Шуңадыр, рус мәктәбендә укып, шәһәр мохитендә үскән Гөлназ ханым татарча җырларга өстенлек бирә, Алабуга мәдәният училищесының татар теле бүлеген кызыл дипломга тәмамлый, Казан дәүләт мәдәният университетының татар бүлегендә уңышлы укып, диплом ала. 

«Эш яраткан, эштән курыкмаган кеше үз бәхетен таба!»
Монысы газиз әнисенең кызына еш әйтә торган сүзләре. Әтисе дә бит мәктәпне тәмамлаган кызны «төпле һөнәр ал» дип, 62 нче лицейга укырга керергә кодалый. Җитмәсә, 1990 нчы елларда рухи кыйммәтләрнең үзгәргән чагы. Моңлы җырларны авыр рок, рэп кебек заманча агымнар кысрыклаган чорлар. Билгеле, татар моңын тыңлап, җырлап үскән кыз балачактан «җырчы булам» дип йөргән хыялын читкә куеп, әтисе-әнисе сүзен тыңлап, шушы уку йортына юл тота. Аны тәмамлап, кулына «повар» дипломы ала. Тик аһәңле җырларның кайчан да булса үз юлын табасына ышанып, көтеп яши. 

«Җырлаган өчен акча да түлиләрмени?» 
Монысын Гөлназның беренче мәртәбә зур сәхнәдә чыгыш ясагач әйткән сүзләре. Ә хәл болай була. Очраклы рәвештә генә «Туган як» газетасы саннарының берсендә ветераннар советының игъланын күреп ала. Анда Пионерлар йортында узачак концертта җырларга теләүчеләрне чакырган булалар. Ике дә уйлап тормый, барып, шушы концертта чыгыш ясый ул. Искиткеч моңлы тавышлы җырчы кыз белән шунда ук кайдан килүе, нинди педагог белән эшләве хакында кызыксына башлыйлар. Гөлназ үзенең гадилеге белән «урамнан», — дип җавап бирә. «Бушлай җырлыйсыңмыни?» — дигән сорауларына да аптырап кала. «Әллә җырлаган өчен акча да бирәләрме? — дип кабатлап сорый. Менә шушы очрашу аның тормышын үзгәртә. Гөлназны район мәдәният бүлегенә агитбригада җитәкчесе итеп чакыралар. Рәхәтләнеп басу-кырларда җырлап, авыл хезмәткәрләре алдында чыгышлар ясап йөриләр. Аннан инде менә 20 ел «Нардуган» җыр һәм бию ансамблендә җырчы.

«Гаиләм төп терәгем» 
Гөлназның бертуган энесе Алмаз Кашаев та талантлы журналист, автор-башкаручы. Гомумән, алар гаиләсе җырга-моңга гашыйк. Фәимә апаның энесе Равил абый клубта аккомпаниатор, аның хатыны Гөлназ мәдәният йорты директоры. Авылга кайткач, бергә авылдашлары өчен төрле бәйрәмнәр оештырганнар. Чибәр ханымның өч бала әнисе икәнен әйтсәм — ышанмассыз. Әйе, шушы тал чыбыгыдай нәфис буй-сынлы Гөлназ өч кыз — Азалия, Анастасия, Кираның үрнәк әнисе һәм сердәшчесе. Иренең чын мәгънәсендә тормыш терәге. 

«Булганнан бар да була» 


Бу әйтем язма герое Гөлназ Кашаевага бигрәк тә туры килә. Талантлы, моңлы җырчы, алып баручы һәм тагын әллә ничә һөнәре өстенә, уңган хуҗабикә дә бит әле ул. Бик тәмле пешерә, аның үзенә бер ысул белән ясаган вяленый помидорлары гына ни тора! Вакыт ягы шактый тыгыз булуга карамастан, Гөлназ ханым спорт белән шөгыльләнергә дә вакыт таба. «Чаңгыда йөргәндә рәхәтләнеп ял итәм», — ди ул.

Фото шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев