Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Афәрин!

Булганнан бар да була

«Татнефть» компаниясенең «Рухият» хәйрия фонды инде 25 ел Татарстан язучыларының китапларын чыгарып килә.

Быел бастырылган китаплар арасында шәһәрдәшебез, язучы Нурзия Мирхазованың «Бәхет орлыгы» китабы да бар. 

Әлеге фонд һәр ел саен авторларны, җаваплы кешеләрне чакырып, китапларны тәкъдим итү чарасы да оештыра. Быелгы бәйрәм тантанасы «Әлмәт» дип аталган заманча җәмәгать үзәгендә узды. 

«Татнефть» АҖ генераль директоры Наил Мәганов, аның урынбасары, «Рухият» программасы советы рәисе Рөстәм Мөхәммәдиев, "Рухият«нең башкарма директоры, «Рухият» программасы җитәкчесе Флүрә Шәйхетдинованың милләт өчен тырышлыклары мактауга лаек. 

Китапны нәшер итүдә җаваплы редактор — Рамил Миңнуллин, компьютерда китапның макетын җыючы Йолдыз Нуриева, һәрбер рәсемен милли нурга төрүче яшь рәссам Эльмира Әхмәтҗанова һәм әлбәттә инде автор Нурзия Мирхазова бик зур эш башкарганнар. «Бәхет орлыгы» дип исемләнгән әлеге китап тиз арада үз укучысын табарга да өлгерде инде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев