Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Афәрин!

Безнекеләр сынатмады

8 июль көнне Актаныш районы Чөгәнә авылында «Авылларда гармун моңнары» дип аталган регионара гармунчылар җыены узды.

Әлеге бәйге быел инде өченче мәртәбә уза һәм аның максаты — татар авылларын, халыкның традицияләрен, гармун төрләрен саклау, пропагандалау һәм үстерү, талантлы башкаручыларны ачыклау. 

Бу җыенда республикабыздан гына түгел, ут күрше Башкортстаннан, Россиянең башка төбәкләреннән дә шактый гармунчылар катнашуы бәйгенең дәрәҗәсе зур булуы хакында сөйли. Алар «Иң яхшы авыл көен уйнаучы гармунчылар ансамбле», «Иң оста гармунчы хатынкыз», «Иң оста гармунчы ират», «Иң кечкенә гармунчы», «Иң өлкән гармунчы», «Иң оста уйнап җырлаучы», «Тамашачы мәхәббәтен яулаучы» номинацияләрендә көч сынашты. 

Һәвәскәр гармунчылар, иҗади коллективлар чыгышын профессиональ гармунчылардан торган жюри бәяләде. Җиңүчеләр арасында шәһәрдәшләребез, талантлы гармунчы Флүр Гайнемөхәммәтов «Ялгыз башкаручы» (45 яшьтән югары) номинациясендә I урынга, Илгизәр Гыйльманов «Иң оста уйнап җырлаучы» номинациясендә II урынга лаек булды. 

Фотода: Илгизәр Гыйльманов һәм Флүр Гайнемөхәммәтов. 
Фото шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев