Бердәмлек үрнәге күрсәттеләр
Октябрьнең 50 еллыгы урамында урнашкан 6 нчы йортта яшәүчеләр махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә ноутбук алып бирергә ярдәм иткәннәр.
Берничә көн эчендә алар кирәкле суммадагы акчаны җыеп, чын-чынлап бердәмлек үрнәге күрсәткән.
Хәрби операциядәге егетләребезгә ноутбук кирәклеге турындагы мәгълүмат «Добрые сердца» волонтерлар төркемендә урнаштырылган булган. Әлеге төркемдә 700 ләп кеше исәпләнә. Шуларның берсе Ольга Кудрявцева йорт буенча җаваплы икән. Ул бу мөрәҗәгатьне үзләренең йорт төркеменә дә урнаштырган. Ярдәм итәргә теләүчеләр байтак җыелган. 5 көн дигәндә 17 мең сум акча җыелып, кирәкле ноутбук сатып алынган.
«Солдат егетләребезгә чиксез рәхмәтләребезне әйтеп, аларга шушы ноутбукны тапшырабыз. Алар бик зур эш башкара. Без сугышчыларыбызның батырлыкларына сокланабыз, аларга исәнлек телибез. Тизрәк өйләренә әйләнеп кайтуларын көтеп калабыз», — ди Ольга Кудрявцева.
Әлеге ноутбук 430 нчы хәрби полкның өченче ротасына җибәреләчәк. Бу техника мөһим документ эшләрен алып бару өчен кирәк. Хәрбиләр барлыгы ике ноутбук сорап язган булганнар. Моңа кадәр булганнары сафтан чыккан булган инде. Ноутбукның берсен МХОда һәлак булган сугышчының бертуган апасы Марина Савельева алып килгән.
«Безгә микрорайонда яшәүче волонтерыбыз Ренат ярдәм итте. Ул ноутбукны сайларга, анда кирәкле программалар урнаштырырга, диагностика ясарга ярдәм итте, аккумуляторын алыштырды. Гомумән, егетләребезгә хезмәт итсен өчен бу ноутбукны тиешенчә әзерләп бирде,» — ди 6, 7, 8 нче микрорайоннарның территориаль үзидарә советы рәисе Лариса Орлова.
Шулай итеп, 430 нчы полк сугышчылары өчен, кыска вакыт эчендә, ике яңа ноутбук әзерләнгән. Техника якын арада, башка гуманитар ярдәм белән бергә, хәрби операция зонасына җибәреләчәк.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев