Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Афәрин!

Бөек Ватан сугышы ветераны Николай Матросовны котлаганнар

Түбән Камада Территориаль иҗтимагый үзидарә советлары Бөек Ватан сугышы ветераны, Ерак Көнчыгышта сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан Николай Матросовны якынлашып килүче бәйрәм белән котлаган.

Аны тәбрикләргә 11 нче мәктәпнең укучылары hәм директоры, Территориаль иҗтимагый үзидарә советлары рәисе, шулай ук, Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре идарәсе җитәкчесе Айгөл Аитова килгән иде.

Николай Матросов 1943 елның сентябрендә Дмитриевка авылыннан фронтка киткән. Ерак Көнчыгыш фронтында сугышкан, миномет бүлеген җитәкләгән. Совет Армиясе сафларында ул 1945 елның 2 сентябренә кадәр булган. II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «Японияне җиңгән өчен» медале белән бүләкләнгән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев