Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Афәрин!

Бәйгедә җиңүчеләр ачыкланды

Конкурста барлыгы 8 номинация тәкъдим ителде.

Түбән Кама районы башлыгының исемле стипендиясен алучыны ачыклау максатында үткәрелә торган «Ел студенты — 2024» муниципаль бәйгегә йомгак ясалды. Бүләкләү тантанасында Түбән Кама мэры Рамил Муллин да катнашты. 

Конкурста «Иҗат коллективы», «Җәмәгать эшләрендә актив катнашучы», «Үзирекле», «Староста», «Спортчы», «Иҗади шәхес», «Студентлар үзидарәсе органы» һәм «Ел интеллекты» — барлыгы 8 номинация тәкъдим ителде. 

Политехника һәм педагогика көллиятләре, химия-технология институты һәм инновацион университет студентлары бу категорияләрдә иң яхшылар дип танылды. Җиңүчеләрне, бәйрәмдә катнашучыларны һәм кунакларны Түбән Кама мэры Рамил Муллин котлады. «Һәрвакыт кыю булыгыз, белемгә омтылыгыз, эзләнегез, табыгыз. Киләчәгебез сезнең куллларда. Җитештерүгә, социаль структураларга, шәһәр белән идарә итәргә киләчәксез. Бервакыт шушында утыручылардан кемдер Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, кемдер шәһәр мэры булыр. Ә моның өчен һәрчак актив булуыгызны, тормышта үз урыныгызны табуыгызны телим», — диде ул. 

Королев исемендәге Түбән Кама политехника көллияте студенты Әмир Шәфыйков «Елның иҗади шәхесе» номинациясендә җиңүче дип табылды. Ул курайда уйный. Аның әлеге бәйгедә беренче тапкыр катнашуы икән. «Курай — татар халкының тынлы уен коралы һәм мин, татар буларак, үз милләтемне, үз халкымны якларга тиеш», — ди ул. 

Политехник көллияттә креатив егетләр бик күп. Тикмәгә генә бу көллият студентлары «Ел студенты» бәйгесенә күп гариза бирмәгәннәр. Гомумән, гала-концертны оештыруга да студентлар күп көч куйган. Һәр номинация совет фильмнары күренешләре белән тәкъдим ителде һәм конкурсантлар, аларның группадашлары чыгышлары белән аралаштырып алып барылды. 

Ә менә «Ел студенты» исемендәге дәрәҗәле Гранприга Лемаев исемендәге нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллиятендә укучы Ангелина Никонова лаек булды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев