Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Афәрин!

«Актанышым — ак илем»

Түбән Камада Актаныш якташлыгы егерме елдан артык бик уңышлы эшләп килә. 18 майда Г.Тукай исемендәге ял һәм уку паркында якташлык көче белән актанышлылар очрашуы оештырылды.

Ул моңлы һәм дәртле «Тәфтиләү» көе астында башланып китте. Аны зур осталык белән музыка көллияте студенты Муса Маһиянов башкарды. Аннары сәхнәгә Россия Федерациясенең үрнәк коллективы, халыкара бәйгеләр лауреаты «Нәүрүз» бию театры чыкты. Шунысы куанычлы, бу ансамбльне Актаныш районының Киров авылы егете, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Наил Мосифуллин җитәкли. Алып баручылары — «Адымнар» мәктәбе директоры Артур Галиәхмәтов һәм шул уку йорты укытучысы Зөлфия Ялалова очрашуга килгән кунакларны шигъри юллар белән тәбрикләделәр. 

Татарстанның иң ерак районының гимнына әверелгән «Актаныш таңнары» җырын тамашачыларга Яңа Байсар авылы кызы Әлфия Галиева бүләк итте. Яхшый авылы егете, автор-башкаручы, композитор Илһам Хисмәтуллинның «Туган ягым» җырын көчле алкышлар белән каршы алдылар. Рөстәм Мортазин якташларыбыз Рәмзия Вәлиева сүзләренә Азат Нәҗмиев көй язган «Татлы сагыну» җырын башкарды. 

Сәхнәдә шәhәребезнең Актаныш якташлык жәмгыяте житәкчесе Фирдәвис Ханов һәм Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җәмәгать оешмалары белән элемтә һәм милли мәсьәләләр буенча бүлек җитәкчесе Радик Шәйдуллин зур кунак — Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зариповны каршы алып, бик җылы чыгышлар ясадылар, бүләкләр тапшырдылар. Котлауларга Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге рәисе Рөстәм Ганиев тә кушылды. 

Илчебай авылында туып-үскән шагыйрә Рәмзия Вәлиева һәм Такталачык авылы егете, Россия һәм Татарстан журналистлар берлекләре әгъзасы Фәрит Вагыйзов туган якларына багышланган иҗат җимешләре белән таныштырып уздылар. 

Тамашачыларга бигрәк тә «Талир тәңкә» ансамбле солисты, озак еллар Түбән Кама шин заводында эшләгән Байсар авылы кызы Гөлфирә Фәрхиева, Түке авылы егете Дильшат Әмируллин, Рөстәм Мортазин җырлары, халыкара бәйгеләрдә җиңү яулаган «Нардуган» жыр һәм бию ансамбле (хореограф Пучы авылы кызы Чулпан Габидуллина), «Адымнар» белем бирү комплексының курайчылар ансамбле чыгышлары ошады. «Яшьләр заманы» волонтёрлар үзәге җитәкчесе, Бөтендөнья татар конгрессы әгъзасы, Байсар авылы егете — Рөстәм Әсәдуллин җырлаганда күп тамашачылар күмәк биюгә чыктылар. 

Очрашуга Актаныш районы мәдәниятенең йөзек кашына әверелгән «Баламишкин» гармунчылар ансамбле егетләре дә килгән иде. Алар сәхнәдә генә түгел, бөтен паркны гармун уйнап әйләнеп чыктылар, бию "пятачок«лары оештырдылар. 

Ә парк бизәлешенең авторы — безнең якташыбыз! Шуңа күрә бу паркны актанышлылар паркы дип атасаң да буладыр... Чынлап та, парк ул көнне актанышлылар белән гөрләп торды. 15 нче балалар бакчасы җитәкчесе Пучы кызы Лилия Гыймранова — карга боткасы, Наил һәм Фаил Бәдертдиновлар чәй урыны әзерләделәр. Актаныш кызлары ясаган милли бизәнү әйберләре, чигү һәм кул эшләре күргәзмәләре дә бар кешегә ошады. Паркта шулай ук тагы бер бик үзенчәлекле — йон эрләү станогы, борынгы эш кораллары, бишек, чиккән мендәр тышлары, сөлгеләр һ.б. әйберләр белән «ХХ гасыр мәктәбе» җитәкчесе Ф.Вагыйзов оештырган күргәзмә дә бар иде. Янәшәдә актанышлылар үз якташларының (Р.Хисмәтуллин, М.Мирза һ.б.) автографлары куелган тирән эчтәлекле китаплар белән дә таныштылар. Парк территориясендә шулай ук Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Фирдәвис Ханов ясаган проектлар һәм шәһәребез архитектурасында тормышка ашкан объектлар сурәтләнгән стендлар урнашырылган иде. 

Актаныш якташлар очрашуын оештыруда катнашучыларга, бигрәк тә Түбән Кама Актаныш якташлыгы җәмгыяте җитәкчесе Фирдәвис Гайнетҗан улы Хановка, сценарийны төзүчеавтор Түбән Кама педагогия көллияте укытучысы, Байсар авылы кызы Фәйрүзә Галимовага, Такталачык авылы кызы, 71 нче балалар бакчасы мөдире Фәйрүзә Маниховага, «Адымнар» мәктәбе директоры Артур Галиәхмәтовка, Г.Тукай исемендәге үзәк китапханә коллективына, «Нәүрүз» бию театрына, «Нардуган» җыр һәм бию ансамбленә, аларның җитәкчеләренә зур рәхмәт белдерәбез. Актанышлылар тагы бер кат үзләренең уңганлыгын, тырышлыгын, хискә-моңга байлыкларын һәм бердәмлеген күрсәттеләр...

Ф.Имамов фотосы

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев