Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өмет

Түбән Камада Коръән укучылар конкурсында 100дән артык бала катнашты

Конкурсантлар өчен уңайлырак шартлар тудыру өчен чараны татар драма театры бинасында уздырырга карар ителде.

Быел Түбән Камада 18 яшькә кадәрге балалар арасында Коръән укучылар шәһәр конкурсына 100дән артык катнашучы гариза бирде. Конкурсантлар өчен уңайлырак шартлар тудыру өчен чараны татар драма театры бинасында уздырырга карар ителде.

Балалар сәхнәдән кычкырып Коръәннән өзекләр укыдылар. Шулай ук изге язмаларның тәрҗемәсен, мәгънәсен дә белергә кирәк иде. Анда 4 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге төрле яшьтәге балалар катнашты. Бәйгене оештыруда «Ният» хәйрия фонды ярдәм күрсәтте.

«Быел бездә җиде номинациядә 100 дән артык бала, малай һәм кыз катнаша. Һәр номинациядә без дүрт җиңүчене билгеләячәкбез. Алар кыйммәтле бүләкләр алачак. Әмма катнашучыларның берсе дә бүләксез калмаячак», — дип сөйләде конкурсны оештыручы Хәлил хәзрәт Хәйбрахманов.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев