Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өмет

«Солдатларга – әниләрдән пирог»

Бу чараны «Татарстан хатын-кызлары» иҗтимагый оешмасы инде берничә ел уздыра. Быел солдатларга 100 килограммнан артык күчтәнәч җыелды.

Әлеге матур һәм кирәкле акциядә Түбән Кама мәчете дә даими катнаша. Быел башка елларга караганда бераз аермалы буларак, күчтәнәчләр армия хезмәте үтүче солдатларга гына түгел, ә мобилизацияләнгән ир-егетләргә дә җибәреләчәк.

Улларына күчтәнәчләр җибәрүче әниләр борчылуларын һәм уллары белән горурлануларын да яшермиләр. Илдә нинди генә сәяси вәзгыять барса да, Ватан сакчысы – ул һәрвакыт саф һәм игелекле төшенчә.

Мобилизацияләнгән ир-атларыбызга пироглар, бәлешләрдән тыш, кайгыртучан куллар белән бәйләнгән җылы оекбашлар һәм башка бик күп кирәкле әйберләр дә җибәрелде. Узган еллар тәҗрибәсе күрсәткәнчә, кемнәрнеңдер татар халкының милли ризыгы чәкчәкне беренче мәртәбә ашап караулары икән. Солдатлар әлеге «баллы макаронар»ны бик ошатканнар.

Әниләр, апалар пешереп җибәргән бу камыр ризыклары армия хезмәте үтүче егетләребезгә өйләрен, туганнарының мәхәббәтен һәм кайгыртуын, исән-сау кайтулары өчен дога кылуларын искә төшереп тора.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев