Туган як

Түбəн Кама шәһәре

18+
Өмет

Күңелләргә рухи азык алып

Үзәк китапханәдә Никифор Тукмачевның «Сандугач үксүе» дип исемләнгән яңа китабын тәкъдим итү кичәсе узды.

Н.Тукмачевны Керәшеннәр оешмасы җитәкчесе Т.Баһаветдинова котлый / Фото шәхси архивтан

Сугыш чоры балаларының ачы язмышын, ачлык һәм ятимлек михнәтләрен үз җилкәсендә татыган, 1942 елның 24 февралендә Зәй районы Югары Баграж авылында Федора түтинең сигезенче баласы булып дөньяга килгән Никифор Ионович белән очрашуга җитәкчеләр, шәһәрдәге «Кама таңнары» әдәби берләшмәсенә йөрүчеләр, җирле керәшен оешмасы вәкилләре, шагыйрьнең Зәй районындагы якташлары, туганнары һәм дуслары җыелды. Кичә «Баш чишмә» ансамбле башкаруындагы «Җакын туганнарым җыелган» җыры белән башланып китте.

Кичә кунагы Никифор дәдәй тормышның һәр мизгелен, табигатьнең серле фасылларын, кеше күңелен йөрәге кушканча, шигъри тел белән сурәтли.

Үзе исә гомер буе шигърияттән ерак һөнәр сайлаган. Ул 44 елын медицина хезмәтенә багышлаган: невропатолог, психиатр булып эшләгән. 1972–1997 елларда эчке эшләр органнары карамагындагы махсус учреждениедә табиб вазифасын үтәп, майор званиесендә отставкага чыккан. Һөнәре поэзиядән ерак булса да, табиб та, шагыйрь дә – кеше күңелен, җанын дәвалаучы затлар.

Никифор Ионовичның һәр шигырендә милләтенә, халкына, туган теленә һәм иленә булган мәхәббәте ярылып ята. Китапка тупланган әсәрләр укучы күңеленә изгелек нуры иңдерә.

Ун бүлеккә бүленгән, 301 шигырьне үз эченә алган китап укучы кулына килеп ирешкәнче шактый катлаулы юл үтә. Бу авырлыкларны автор үзе һәм китапны нәшер итүгә зур көч куйган кешеләр генә белә. Кичәбез нәкъ менә шул изге эшне башкаручылар белән аралашудан башланды.

«Сандугач үксүе» китабын бастыру эшен журналистика ветераны Виктор Шадрин башлап җибәргән. Ул карендәше иҗатына югары бәя бирде, китапның дөньяга чыгу юлында нинди сынаулар үтүе турында сөйләде. Китапның редакторы һәм төзүчесе, Россия Журналистлар берлеге әгъзасы Фирая Моратова исә: «Аның иҗаты сандугач үксүен хәтерләтә. Яралы җан гына кошлар үксүен тоя алган кебек, шагыйрь Тукмачев иҗатын аңлар өчен дә күңел сизгерлеге кирәк. Каләм тибрәтүчеләр күп, әмма Никифордай затлар санаулы. Үзләре арабызда чакта кадерләрен белик», – дип билгеләп үтте.

Тормышны бөтен нечкәлекләре белән белгән, сүзен уйлап, йөрәкләргә үтеп керерлек итеп әйтә белгән шагыйрь иҗатында халык гаме, ил гаме яши. Кичәдә Түбән Кама керәшен оешмасы җитәкчесе Тамара Баһаветдинова олы талант иясенә Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Шигърият кичәсе, әлбәттә, нәфис сүз һәм җыр-моң белән үрелеп барды. Китапны чыгаруда матди ярдәм күрсәткән иганәчеләр дә чыгыш ясады. «Медтехника» җәмгыяте генераль директоры Геннадий Николаевич Муллин әлеге җыентыктагы шигырьләрнең һәркемне уйланырга мәҗбүр итүен, күңелләрне сафландыруын ассызыклады. Иганәчеләр Илья Батаев һәм Вениамин Князев та, якташлары сәламнәрен җиткереп, шагыйрьгә ихлас рәхмәт сүзләрен ирештерделәр.

Кызганычка каршы, Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артисты Олег Фазылҗанов кичәгә үзе килә алмады, әмма видеосәламләү юллап, җыр һәм шигырь аша күңел җылысын җиткерде.

«Илһам» эстрада җыр ансамбле җитәкчесе Ильяс Шәяхмәтов, композитор Чулпан Зиннәтуллина көй язган «Таң җилләре» җырын башкарып, тамашачыны моң дөньясына алып керде. «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе җитәкчесе Рәсимә Нәбиуллина: «Безгә сугыш чоры авырлыклары турында сөйләүче дә, шигырь язарга өйрәтүче дә – ул», – дип ассызыклады.

Каләмдәше Фәнүзә Сабирова изге теләкләрен шигъри юллар белән җиткерде.

Кичә Татарстанның халык артисты, «Сандугач үксүе» китабын чыгаруда финанс ярдәме күрсәткән Виталий Агаповның «Керәшен халкым минем» җыры белән тәмамланды. Тамашачы әлеге очрашудан үз күңеленә рухи азык алып, җанын илаһи матурлыкка төрде.

Никифор Ионович «Сандугач үксүе» китабын шәһәр һәм район китапханәләренә бүләк итте. Бу җыентык, һичшиксез, укучысын табар һәм озак еллар дәвамында күңелләргә юл ярыр.

«ВКонтакте»да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев