3 яшьтән 17 яшькә кадәр: Түбән Камада балалар арасында иң яхшы Коръән укучыларны ачыкладылар
100 дән артык малай һәм кыз Коръәнне яттан белү дәрәҗәсен күрсәттеләр.
Түбән Камада иң яхшы Коръән укучыны билгеләделәр. Конкурсның тарихы күпьеллык. Башта ул үзәк мәчеттә узды, хәзер инде ул гомумшәһәр конкурсы буларак оештырыла. Быел ярыш Туфан Миңнуллин исемендәге Татар дәүләт драма театры бинасында узды.
100 дән артык малай һәм кыз Коръәнне яттан белү дәрәҗәсен күрсәттеләр. Бәйгегә алар әти-әниләр белән мөстәкыйль рәвештә дә, дәресләрдә дә әзерләнде.
Бу конкурс ярыш кына түгел, ә рухилык, белем һәм изге сүзгә хөрмәт бәйрәме дә. Ел саен анда катнашырга теләүчеләр саны арта бара. Бу юлы иң яшь Коръән укучыга 3 яшь, ә иң өлкәненә 17 яшь иде.
Барлыгы бу ярышта 100 дән артык кыз һәм малай үз осталыкларын сынап карады. Аларның чыгышларын абруйлы жюри бәяләде.
Җиңүчеләр алты номинациядә билгеләнде. Алар барысы да истәлекле бүләкләр алды.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев