Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өмет

Югары Чаллы мәчет төзекләндерә

Авылыбыз халкын, бигрәк тә яшьләрне, борынгы әби-бабайларыбыздан күчеп килә торган гореф-гадәтләргә таянып, ислам әхлагында тәрбияләүдә әһәмияте бәяләп бетергесез булган мәчетебезне, Аллаһының үзенә тапшырып, яңарту эшенә тотындык. Хәзерге вакытта мәчет янәшәсендә, аерым нигездә, биеклеге 21,5 метр тәшкил итәчәк манара торгызу нияте белән йөрибез. Мәчет бинасының тышкы ягын яңарту, түбәсен тулысынча алмаштыру...

Авылыбыз халкын, бигрәк тә яшьләрне, борынгы әби-бабайларыбыздан күчеп килә торган гореф-гадәтләргә таянып, ислам әхлагында тәрбияләүдә әһәмияте бәяләп бетергесез булган мәчетебезне, Аллаһының үзенә тапшырып, яңарту эшенә тотындык.
 
Хәзерге вакытта мәчет янәшәсендә, аерым нигездә, биеклеге 21,5 метр тәшкил итәчәк манара торгызу нияте белән йөрибез. Мәчет бинасының тышкы ягын яңарту, түбәсен тулысынча алмаштыру һ.б. эш алда тора. Һичшиксез, болар - бик тә зур чыгым сорый торган мәшәкатьле һәм шул ук вакытта изге гамәлләр. Көннәр язга авышуга, Аллаһы кушып, мәчетебезне өр-яңадан ремонтлауга керешәчәкбез.
 
Ни кызганыч, һәрбер мөсел-ман өчен изге бер бурыч һәм савап алу мөмкинлеге булган бу эшне күмәкләшеп кенә башкарып чыгарга була. Шуңа күрә, бу язма аша игелек, изгелек кылуны үзе өчен зур бәхеткә санаучы һәрбер мөселманга, нәсел-нәсәбе Югары Чаллыдан булган барча кешегә, тирә-як авыллар халкына, диннән ерак торучы татарларыбызга, шулай ук, башка милләт кешеләренә мөрәҗәгать итәбез: Югары Чаллы мәчетен бергәләп яңартыйк! Бу изге гамәлгә һәркайсыгыз үз көченнән килгәнчә акчалата һәм кул көче белән булышыр дип өметләнәбез.
 
Югары Чаллы мәчетен яңартуга үз өлешен кертергә нияте булганнарның 44-51-47 яки 8-963-12-44-082 номеры белән телефоннан шалтыратуын көтәбез.
Булат САДЫЙКОВ,
Югары Чаллы
авылы имамы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев