Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өмет

Ярдәм иттеләр

Ислам динендә унике айның иң зурысы булып Рамазан ае санала.

Ул килгәч, Мөхәммәд с.г.в. сәхәбәләренә: «Сезгә бәрәкәтле Рамазан ае килде. Аллаһы Тәгалә ул айда рәхмәтен иңдерә, гөнаһларны гафу итә һәм догаларга җавап бирә. Аллаһы сезнең бер-берегез белән изгелек кылуда ярышуыгызны карый һәм фәрештәләр алдында сезнең белән мактана. Аллаһыга үзегездән хәерле нәрсәне күрсәтегез. Дөреслектә, бәхетсез кеше – ул айда Аллаһының рәхмәтеннән мәхрүм булган кеше», – ди. 
Аллаһының рәхмәте белән, ел саен үзәк мәчеттә ифтар мәҗлесләре узды. Көн саен 700 дән артык хатын-кыз һәм ир-ат килде. Мәчетебез мөгаллимәләре мөслимәләргә кичке сәгать 7дә Коръән укып мәҗлесебезне башлады һәм вәгазь сөйләп, дога кылып тәмамладылар. Әлхәмдүлилләһ, алар файдалы гыйлем тарата, аны гамәлдә кулланырга өнди. 
Ифтарларны уздыруда шәкертләребез дә катнашты. Мәчетебездә белем алучы 20 төркем бар. Көн дә килеп, әзерләшеп, пешереп, җыештырып тордылар. Яшьләр һәм балалар залында вәгазьләрне дә шәкертләр сөйләде. Үтемле итеп, яхшы киңәшләр биреп. Әлхәмдүлилләһ! 
Алардан тыш, ифтар оештыруда эшләрне гади шәһәрдәшләребез дә башкарды. Изге айда изгелекләр кылып, күпме савап эшләделәр. Барысына да Аллаһының рәхмәте яусын.
Алсу ГӘРӘЕВА, үзәк мәчетнең уку-укыту бүлеге җитәкчесе ярдәмчесе. 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев