Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өмет

Түбәнкамалыларның соңгы төркеме хаҗга китте.

Быел Татарстанга хаҗ кылу өчен 1200 кешелек квота бирелгән. «ДУМ РТ Хаҗ» ширкәте 120 мең сумлык «эконом» тур белән бергә 240 мең сумлык «Стандарт» юлламалары да саткан. Аның бәясенә Казаннан Согуд Гарәбстанына туры очкыч сәфәре, ашату, корбан чалу һәм башка хезмәтләр керә икән. Ә экономияле хаҗны сайлаучыларга самолет белән Казаннан...

Быел Татарстанга хаҗ кылу өчен 1200 кешелек квота бирелгән. «ДУМ РТ Хаҗ» ширкәте 120 мең сумлык «эконом» тур белән бергә 240 мең сумлык «Стандарт» юлламалары да саткан. Аның бәясенә Казаннан Согуд Гарәбстанына туры очкыч сәфәре, ашату, корбан чалу һәм башка хезмәтләр керә икән. Ә экономияле хаҗны сайлаучыларга самолет белән Казаннан Мәскәүгә, аннан Дубайга очарга, тагын ике тәүлек автобус белән Согуд Гарәбстанына барырга туры килә.
30 август көнне Түбән Камаданың Үзәк мәчетеннән олы сәфәргә кузгалган 40 кеше дә, нәкъ менә шул турны сайлаган. Сәфәрләре җиңел булмаса да, барысы да шат. Ни дисәң дә, күпләр өчен ул гомерендә бер тапкыр гына тормышка аша торган изге юл. Хаҗилар Казанга 27 сентябрь көнне кайтырга тиеш.
Шулай ук Красный Ключ мәчетеннән ерак сәфәргә юл алдылар. Аларның җитәкчесе әлеге мәчет имамы Габдрәүф хәзрәт Габдуллин:
- Кешеләрне борчыган сораулар күп. Хаҗның ничек үтәлүе, ул шәһәр турында, хәтта андагы кешеләрнең ничек яшәүләре турында сорашалар, - ди Габдрәүф хәзрәт.
Сәфәргә чыгучыларның арасында парлылар да бар. Берничә ел хыялланып, махсус әзерләнүчеләр шактый. Ә менә Гөлсирин Вафинаны әлеге карарны кабул итәргә якыннары этәрә.
- Алдан ук уйламадым. Теләгем бар иде, әмма ниятләмәдем, сәбәбе - әнидә. Ул сәфәргә җыенгач, миңа да тәкъдим итте. - ди ул.
Мөслимә янына гозер белән килүчеләр дә бар. Гарәфәдә кылган догалар кабул ителеп, теләкләр тормышка аша дигән фикер бар. Шуңа күрә кешеләр хаҗга баручыларга кәгазьгә тансык сүзләрен төшереп, тапшыралар. Гадәттә теләкләр охшаш була.
Күбесенчә сәламәтлек, якыннарының дингә килеп, намазга басуларын сорыйлар.
-Аласы әйберләрем аз, чөнки әлеге сәфәр өчен әйбер күп кирәкми. Бары теләк һәм ышаныч булуы мөһим, - ди Гөлсирин Вафина.
Түбән Камадан хаҗ кылучыларның беренче төркеме 20 августта кузгалган. Һәрбер төркем 25 көн торып кайтачак.

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев