Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өмет

Сухрауда тату яшибез

Сухрау рус авылы булса да, татарлар да, башка милләтләр дә яшәгәнлектән, хәзер чиркәү чаңы да, мәчеттәге азан тавышы да бертигез ишетелеп тора. Барыбыз да канәгать - руслар да, татарлар да бер-беребезне хөрмәт итеп, тату яшибез. Авылның татарлар күбрәк яшәгән өле-шендә, Наил хәзрәт Әхмәтвәлиев тәкъдиме, аның фермер уллары Әсгать һәм Ирекнең...

Сухрау рус авылы булса да, татарлар да, башка милләтләр дә яшәгәнлектән, хәзер чиркәү чаңы да, мәчеттәге азан тавышы да бертигез ишетелеп тора. Барыбыз да канәгать - руслар да, татарлар да бер-беребезне хөрмәт итеп, тату яшибез.
Авылның татарлар күбрәк яшәгән өле-шендә, Наил хәзрәт Әхмәтвәлиев тәкъдиме, аның фермер уллары Әсгать һәм Ирекнең матди ярдәме, халыкның тырышлыгы белән бик кыска вакытта мәчет төзелде. 2008 елда шәхси эшмәкәр Заһит Сабиров ярдәме белән, мәчетне җылыту өчен газ кертелеп, манарага ай урнаштырылды. Хәзерге вакытта мәчеткә җомга намазларына дистәгә якын мөселман йөри, хәтта күрше авыллардан да киләләр, олы юл янәшәсендә булгач, сәфәрче мөселманнар да җомга намазына тукталалар.
Шәһәр үзәк мәчете имамы Йосыф хәзрәтнең һәрдаим ярдәмен тоеп яшибез. Ул халык белән очрашып вәгазьләр сөйли, үзенең төпле киңәшләрен бирә.
Уразада тәравих намазларына йөрибез, бергәләп ифтар һәм корбан ашлары уздырабыз. Ураза һәм Корбан гаетендә шәһәр үзәк мәчетеннән Рәйхан хәзрәт килеп, халыкны вәгазьли.
Мәчеткә һәр чәр-шәмбедә Нәсимә мөгал-лимә Нәгыймова хатын-кызларны Коръәнне тәҗвид белән укырга өйрәтә. Хатын-кызларга намаз уку, дини гыйлем алу өчен барлык шартлар да тудырылган мәчеттә тырыша-тырыша дин сабагы алучы мөслимәләр арасында Сәвия Ибраһимова, Нәсимә Хөснетдинова, Рузалия Галимова, Вәсилә Шәкүрова, Вәсилә Ганиева, Илмира Сөләйманова, Наҗия Мостафина, Рәисә Сөләйманова, Рәҗибә Хөснетдинова, Рәшидә Афанасьева, Миңнегайшә Ибраһимова, Дания Мостафина, Сәвия Исхакова һ.б. бар. Алар салкын кышның буранлы көннәрендә дә шәһәрдән автобуста килеп, үзләрен бушка укытып йөргәне өчен, Нәсимә мөгаллимәләренә рәх-мәтле.
Мәчеткә авыл укытучылары да, класслары белән балаларны экскурсиягә алып киләләр, Наил хәзрәт аларны мәчетебез тормышы белән таныштыра, диннәр тарихын сөйли. Авылыбызда мөселман мохите тудыручы Наил хәзрәт - эше һәм шәхси тормышы белән, барыбызга да чын мөселманлык үрнәге: кырык елдан артык инвалид хатынын тәрбияләп яши.
Сухрау авылы мөселманнары, Коръән өйрәткәнчә, башка диндәге милләт вәкилләре белән дә, үзара да дус һәм тату яшибез.
Рәфыйк ӘХМӘДИЕВ.
Сухрау авылы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X