Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өмет

Шигырь

Гыйлем көче

Раббым Аллаһы яхшылык теләсә,
Ул кешегә динне аңлата.
Аллаһы рәхмәтенә ирешкәннәр
Тирә-юньгә ак нур тарата.

Гыйлем иясенең дәрәҗәсе
Һәм кыйммәте – һәрчак узендә.
Дөнья хәятендә саклый аны,
Үлгәч юлдаш була кабердә.

Дин гыйлеме алган кеше генә
Дөрес аңлый яшәү максатын.
Ачык белә нәрсә эшләгәнен,
Кай тарафка аяк атлыйсын.

Дин гыйлеме – пәйгамбәр мирасы,
Олы байлык ике дөньяда.
Матди байлык хуҗасыннан китә,
Аның өчен мәңге югала.

Гыйлем саклый үзенең хуҗасын
Бәла-казалардан, гөнаһтан.
Саташудан саклый, адашудан,
Баш тартма син шундый байлыктан.

Дөнья байлыгына кызыгучы
Көн-төн саклый аны интегеп.
Утка-суга төшә, йокы күрми,
Үтә гомере шулай тилмереп.

Гыйлем биргән саен һаман арта,
Калеб күзе аның яктыра.
Хак Тәгалә мөэминнәрнең генә
Файдалы гыйлемен арттыра.

Гыйлем иясенә бар да мохтаҗ,
Бала туса аңа чабалар,
Соңгы юлга озатыр өчен дә,
Гыйлемлене эзләп табалар.

Әй, кардәшем! Гыйлем файдасының
Кайберләрен генә санадым.
Акылыңны эшләтеп карасаң,
Әйтерсең: «Аңладым, аңладым»...
Роза КАШАПОВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев