Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өмет

Мөселман өчен асыл сыйфат

Сабырлык ул – тыелып калу, чыдамлылык. Сабырлык – иң күркәм сыйфатларның берсе. Ул – эчке гыйбадәт.

Сабырлык өч төрле була:
1) бәла-каза килгәндә сабыр итү;
2) гыйбадәт кылганда;
3) гөнаһ эшләмәс өчен сабыр итү.
Сабырлык – Аллаһтан, ашыгу – шайтаннан. Әмма дөньяда ашыгырга ярый торган очраклар да бар:
– гөнаһ кылганнан соң тәүбәгә килү;
– бурычны кайтару;
– якыннарың үлсә, җирләргә ашыгу;
– кунак килгәч – сыйлау.
Бу уңайдан түбәндәге хәдисне китерәсе килә. «Чын сабырлык – кайгының иң әүвәлге килгән вакытында сабыр итү» (Бозари риваяте). Сабыр итү – дөнья һәм ахирәт өчен бәхет китерә торган төп асыл сыйфат.
Әлфия ШӘЙХЕТДИНОВА.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев