Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өмет

Изге гамәлләр саваплы

Изге Рамазан ае бара һәм мәчетләрдә, өйләрдә ифтар ашлары уздырылды. Бу бик күркәм һәм саваплы гамәл.

Безнең Үчкә авылы мәчетендә дә көн саен диярлек авыз ачтыру мәҗлесләре оештырылды. Авыз ачтыру өчен өстәлгә ризыклар сатып алырга акчалата өлеш кертүчеләр бик күп. Шулай ук, үзләре пешергән пироглар, татлы күмәчләр һәм башка тәм-томнар алып киләләр. Ә иң мөһиме — авылның берничә актив хатын-кызлары арымый-талмый мәҗлес өчен мәчетнең үзендә итле ашлар пешерәләр. Табынга токмачлы кайнар аш белән ит туралган бәрәңге дә куела. Өстәлләрдә башка тәмтомнар, җиләк-җимешләр бик мул. Башка ризыклар да күңелләрне шатландырып тора. 

Мин үзем дә авыз ачтыру кичәләренә өлеш кертүдән читтә калмадым һәм берничә мәртәбә ифтар мәҗлесенә чакырулы да булдым. 

Мәҗлес саен Миңнехәй хәзрәт вәгазь һәм догалар укый, Әнфис Кәлимуллин азан әйтә. Авыз ачып, намаз укыганнан соң, ураза тотучылар һәм авылның өлкән кешеләре табынга куелган ризыклар, тәмтомнар белән сыйланып, берберсенә рәхмәтләрен җиткереп, өйләренә таралышалар. 

Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, мәчеткә халык күп йөри, ирләр дә, хатын-кызлар да. Менә шушы ифтар мәҗлесенә кайтып күп кенә авылдашлар белән аралашу үзе бик шатлыклы хәл бит инде. Мәчетебез матурайганнан-матурая бара. Җитешмәгән эшләрне эшләп бетереп торалар. Тирәякны да ямьлиләр. 

Күп кенә хатын-кызлар мәчеткә атнага өч мәртәбә килеп, дини белем алалар, Миңнехәй хәзрәт ул турыда да әйтеп алды. Люция Усманова әле шушы арада кече хаҗга — Гомрә хаҗына китте, диделәр. 

Барысына да Аллаһның рәхмәте булып, бер-беребезгә якынрак булсак иде!

Фото шәхси архивтан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев