Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы

Түбән Каманың спорт командалары

Бу биттә Түбән Каманың профессиональ спорт командалары турында актуаль мәгълүмат тупланган

Түбән Камада спортның барлык төрләре дә актив үсә. Спортчылар һәм спорт командалары төрле дәрәҗәдәге ярышларда бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтәләр.

«Нефтехимик» командасы

«Нефтехимик» командасының туган көне булып 1968 елның 23 октябре санала — нәкъ менә шул вакытта нефть химиясе комбинаты директоры тарафыннан «Нефтехимик» хоккей командасын оештыру турында боерык имзалана. Хәзерге вакытта «Нефтехимик» хоккей клубының генераль директоры — Игорь Викторович Ларионов, баш тренеры — Олег Леонтьев.


«Нефтехимик» футбол командасы 

1960 нчы еллар уртасында «Түбән Кама химкомбинаты» базасында булдырыла. Ул вакытта команда республика беренчелегендә чыгыш ясый. Икенче лигага Түбән Кама «нефтехимиклары» 1991 елда үтеп керә. «Нефтехимик» футбол клубының генераль директоры Валерий Николаевич Калачев. Генераль директор ярдәмчесе — Наил Нурмеевич Гыйззәтуллин.

«Реактор» яшьләр командасы

«Реактор» яшьләр командасы (ул вакытта ул «Нефтехимик-2» дип атала) 1995 елда төзелә.«Реактор» яшьләр командасының казанышлары: 2016-2017 елгы Көнчыгыш конференция җиңүчесе; 2016-2017 елгы Харламов Кубогы финалисты; 2017-2018 елгы Харламов Кубогы ярымфиналы; Түбән Каманың «молодежка» командасы Борис Михайлов исемендәге призга ия. Әлеге материал әзерләнгәндә команданың өлкән тренеры — Игорь Викторович Федоров, ул Караганданың балалар-яшүсмерләр хоккей мәктәбендә шөгыльләнгән.