Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы

Түбән Каманың 3 нче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе

Түбән Каманың 3 нче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе
  • Тасвирлама:

    Түбән Камада «3 нче спорт мәктәбе» өстәмә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе 1990 елдан бирле эшли. Анда 19 тренер-укытучы хезмәт куя.

  • Эш вакыты:

    дүш-җом 08:00 – 18:00

  • Телефон:
    • +7 (8555) 39-12-32
  • Адресы:

    Түбән Кама шәһәре, Шинчылар пр., 60в

Түбән Каманың 3 нче спорт мәктәбе Шинчылар проспектындагы бер катлы бинада урнашкан. Учреждениедә 5 спорт төре: бокс, көнчыгыш көрәш, кикбоксинг, шулай ук киокусинкай һәм карате белән шөгыльләнергә була. Спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр Бөтенроссия һәм республика ярышларында югары нәтиҗәләр күрсәтә. Спорт мәктәбе педагоглары «спорт мәктәбенең иң яхшы тренеры» һәм башка республика конкурсларында җиңүчеләр булдылар. 3 нче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренерлары даими рәвештә ачык дәресләр, мастер-класслар үткәрә, шулай ук практик һәм теоретик семинарларда катнаша, осталыкларын арттыра.