Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы

Түбән Камада велосипедлар музее

Түбән Камада велосипедлар музее
  • Тасвирлама:

    Түбән Камадагы Велосипедлар музеен Түбән Каманың истәлекле урыны дип атарга була. Ул балалар автошәһәрчеге («Veliki» паркы) территориясендә урнашкан.

  • Социаль челтәрләр:
  • Адресы:

    Түбән Кама шәһәре, Химиклар пр., 18в

Веломузей рәсми рәвештә 2019 елның 5 июлендә ачылды. Түбән Камадагы велосипедлар музее экспонатларының берсе Гиннесс рекордлар китабына кертелгән. Ул дөньяда иң кечкенә велосипед дип танылган — аның озынлыгы нибары 8,4 сантиметр. Бу могҗизаны ике тапкыр дөнья чемпионы, веломобильләрдә тәүлеклек узышлар буенча чемпионатларның биш тапкыр җиңүчесе Краснодар кешесе Сергей Дашевский ясаган. Төрле илләрдән велосипедлар коллекциясе арасында велорикша да бар. Веломузейда башкалар арасында Казан велосәяхәтчеләре Илдус Янышев җыйган экспонатлар да бар. Мәсәлән, монда дөньядагы беренче велосипедның копиясен күрергә мөмкин. Ул агачтан ясалган, педальләре дә юк. Конструкция 1817 елда Карл фон Дрез тарафыннан уйлап табылган. Түбән Камадагы музейга килүчеләр шулай ук алгы тәгәрмәче зур, ә арткысы кечкенә булган велосипедны да күрә ала. Ул пенни-фартинг дип атала. Түбән Каманың велосипедлар музеенда тәгәрмәчле ат рәвешендәге балалар өчен агачтан эшләнгән велосипед та бар. Музейда СССР чоры велосипедлары тәкъдим ителгән: «Мәскәү-80» (1980 елгы Олимпиада алдыннан совет спортчылары өчен махсус ясалган), «Урал», «Кама», «Дружок» һәм башкалар. Җәйге чорда музей шимбә һәм якшәмбе көннәрендә 11-18 сәгатьләрдә эшли. Эш көннәрендә (дүшәмбедән җомгага кадәр) велосипедлар музеена бару өчен +7 (8555) 30-31-18 телефоны буенча алдан язылу таләп ителә. Алдан язылу буенча шулай ук веломузей буенча төркемле экскурсияләр үткәрелә.