Дуслык матчы узды

14.11.2017 11:34 | Спорт Печать

«Нефтехимик» (Тукай ур., 23) балалар-яшьләр спорт мәктәбендә ясалма капламлы футбол кыры ачылды. Аны яңарту өчен республика бюджеты 12 миллион сум бүлеп биргән. 
Ясалма капламлы кыр биредә беренче мәртәбә ун ел элек ачылган. Күптән түгел ТР Хөкүмәте, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы,  «Нефтехимик» футбол клубы җитәкчелеге ярдәме белән ясалма каплама тулысынча алыштырылды. Хәзер ул халыкара таләпләргә туры килә һәм FIFA Халыкара футбол ассоциациясе сертификатына ия булды.  Аны ачу тантанасы уңаеннан, Казан мэры Илсур Метшин да килде. «Мондый чараларда катнашу күңелле. Түбән Каманың үзгәрүен күреп без шатланабыз гына», – диде ул.
Тантанага кадәр, «Нефтехимик» спортчылары Ефим Шанин, Аяз Хәсәнов, Сергей Морозов, Фёдор Арсентьев яшь футболчыларга мастер-класс күрсәтте. Тантанадан соң «Түбән Кама» һәм «Безнең башкалабыз» командалары арасында (капитаннары Айдар Метшин һәм Илсур Метшин) дуслык матчы узды. Командалар составында Түбән Кама футболына нигез салучы ветераннар, җитәкчеләр, депутатлар, Түбән Камада эшләп, Казанга киткән җитәкчеләр һ.б. булды. 

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить